Ул физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ кешеләргә таратылачак.
Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә гошер сәдакасы җыялар. Әлеге изге гамәл белән Тукай районы мөтәсибәте каршындагы “Ихсан” хәйрия фонды шөгыльләнә.
Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һ.б.) зәкяте. Зәкят бирү — Ислам диненең өченче баганасы.
Яшелчәләр яңгыр суы белән үстерелсә, без фәкыйрьләргә уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш. Үзең су сибеп үстергән очракта - егермедән бер өлешен. Бу һәммәбез алдында зур гамәл-гыйбадәт булып тора.
“Гошер сәдакасын җыю башланды гына. Әлегә 7 тонна гына җыюга ирештек. Тукай районының Калмаш, Югары Байлар, Яңа байлар авылларыннан китерделәр. Азык-төлек белән тулы бер газель машинасын “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләренә җибәрдек. Калган өлешен физик мөмкинлекләре чикле, өлкән яшьтәге мохтаҗ кешеләргә тараттык", - дип сөйләде "Ихлас" мәчете имамы Сәлмән хәзрәт Исмәгыйлев.

Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 277нче аятендә: “Иман китереп, изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга әхирәттә курку һәм көенү булмас”, дигән нәсыйхәтен җиткерә.
.jpeg)
Фотолар Тукай районы мөхтәсибәтеннән алынды
Нет комментариев