Чаллыда - һәйкәлләр
Яр Чаллының Дәүләт саклау реестрына тарихи, фәнни яки мәдәни кыйммәткә ия булган җирле (муниципаль) әһәмияттәге 15 һәйкәл кертелгән, шулардан 10сы – архитектур, 5се – тарих һәм мәдәният һәйкәлләре.
«Ватан-Ана» мемориаль комплексы
«Ватан-Ана» монументы шәһәрнең иске өлешендә – «Студенческая» тукталышында урнашкан. 1975 елның 9 маенда, Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, ачылган. Монументаль комплексның авторы – скульптор-монументалист Илдар Ханов. Белгечләр фикеренчә, мондый корылманы төзү өчен ким дигәндә 2-2,5 ел кирәк булган. Ә һәйкәлне рекордлы срокларда 2 ай да 17 көн эчендә төзегәннәр. Халык батырлыгының бөеклеге идеясен чагылдыру өчен автор үлемсез кош Феникс турындагы борынгы Мисыр мифын куллана. Ватан-Ананың уң канаты астында винтовкалы сугышчылар, сул канаты астында – каскалы, бер бәйләм граната һәм Бөек Ватан сугышы чорында гына кулланылган дисклы пистолет-пулеметлар тоткан солдатлар күренә.
Авангард скульптуралар комплексы
Энтузиастлар бульварында урнашкан әлеге комплекс Яр Чаллының визит карточкаларының берсе булып тора. Авторы – скульптор Илдар Ханов бу комплекс өстендә 10 елга якын – 1982 елдан 1991 елга кадәр эшләгән. Комплекс составына «Каршылык» яки «Гаилә» (1982), «Эволюция» (1982), «Гармония» (1982), «Уяну» (1983), «Тормыш агачы» (1989), «Саклаучы фәрештә» (1991) кебек скульптуралар керә. Сыннар ясауда мозаикалы бетон кулланган.
«КАМАЗ» төзүчеләренә Дан» монументы
Һәйкәл 1нче автомобиль юл буенда урнашкан. Калкулык башында скрепер һәм бульдозер тора, аңа Татарстан флагы кадап куелган. Һәйкәл 1981 елда КАМАЗ заводының икенче чиратын сафка бастыру уңаеннан төзелгән. Авторлары – ике Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган төзүчесе Умат Наурбиев җитәкләгән «Камгэсэнергострой»ның атаклы Кызыл Байраклы автоскреперлар бригадасы әгъзалары. Әлеге бульдозерда «Наурбиевлылар» автозавод төзелеше чорында шактый җир эшләре башкарганнар.
Рәис Беляевка һәйкәл
Рәис Беляев озак еллар КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасын үти. 1998 елның 1 августында, вафатына ике ел тулу уңаеннан, аңа һәйкәл куела. Аны ачу тантанасын Гидротөзүчеләр урамы һәм Муса Җәлил проспекты чатында аның комсомол яшьлегендәге дуслары уздыра. Һәйкәлнең макет авторы – Чаллы скульпторы, Татарстанның атказанган архитекторы Владимир Нестеренко. Ул гадәти булмаган формада. Өчпочмаклы плитә – шәһәр төзелешен, колонналары – заводны символлаштыра. Беляевның барельефы аның шәһәр һәм завод төзүдә катнашын һәм тарихи ролен ассызыклый.
Евгений Батенчук һәйкәле
Әлеге һәйкәл 2002 елда «Камгэсэнергострой»ның элеккеге җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Евгений Батенчук хөрмәтенә ачылган. Әлеге җәмгыятьтә Евгений Никанорович 1971 елдан 1996 елга кадәр эшли. Һәйкәл бик кыска вакыт эчендә Чиләбе скульпторы Сергей Воробьев һәм Чаллы архитекторы Валерий Манукян тарафыннан эшләнгән һәм ясалган. Ул мәрмәр постаментта торган бронза бюсттан гыйбарәт.
Сергей Титов һәйкәле
Һәйкәл Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре иясе Сергей Титовка багышланган. Проект өстендә танылган скульптор, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Гасыймов эшләгән. 2012 елның 13 сентябрендә – Титов вафатына бер ел тулган көнне – предприятиенең административ бинасы янында һәйкәл ачылган.
Моннан тыш 2012 елның 15 июнендә Сергей Титов исемендәге сквер ачылган һәм Бумажников микрорайонында аның исеме белән урам аталган.
Равил Низаметдинов һәйкәле
Һәйкәл «Весенний» совхозы директоры, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Низаметдинов истәлегенә 2003 елда ачылган. Проект архитекторы – Валерий Манукян, скульпторы – Мәхмүт Гасыймов.
Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс
Әлеге мемориаль комплекс 1985 елда Бөек Җиңүенең 40 еллыгы уңаеннан ачылган. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән гаҗәеп батырлыгы һәм ныклыгы өчен Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Һәйкәлнең авторлары – Георгий Иванов һәм Лидия Зимина. Мемориалга җәмәгать транспортында Муса Җәлил проспектындагы Универсам тукталышына кадәр барып җитәргә була.
Габдулла Тукай һәйкәле
Яр Чаллыдагы яңа һәйкәлләрнең берсе. Татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе хөрмәтенә корылган. 2011 елның 22 ноябрендә шәһәрнең яңа өлешендә, 16/09 йорты каршындагы скверда ачылган. 6 метрлы монументның авторы – Казан сынчысы Владимир Демченко. Һәйкәл бердәм скульптура композициясеннән гыйбарәт. Шагыйрьнең үзәк фигурасыннан тыш, аның янында әкиятләрендәге персонажлар – Шүрәле, Су Анасы һәм башкалар да кергән.
Владимир Высоцкий һәйкәле
Владимир Высоцкийга куелган Чаллы һәйкәле Россиядә иң зурысы булып тора. Биеклеге - 9 метр Һәйкәл 2003 елның 29 ноябрендә элеккеге «Кама» кунакханәсе янындагы мәйданда куелган, биредә популяр бард 1974 елда берничә көнгә тукталган булган. Бу аның Таганкадагы Мәскәү театры труппасы составында Чаллыдагы бердәнбер гастрольләре була. Высоцкий спектакльләрдә генә түгел, КАМАЗ төзелеш мәйданчыкларында да чыгыш ясый.
Һәйкәл киселгән кыңгырау, гитара һәм театр сәхнәсенә охшаган образларны сурәтләгән композициядән гыйбарәт. Аның архитекторы – Владимир Нестеренко. Архитектор уйлавынча, гитара – Владимир Семеновичның иҗади эшчәнлеге символы, кыңгырау – Высоцкий иҗаты уяткан яхшы хисләр һәм хис-кичерешләр образы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев