Чаллыда яңа җәяүлеләр юлы барлыкка килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа җәяүлеләр юлы барлыкка килә

Юл төзүчеләр эшне башлады.

 

«Автомобиль юллары» муниципаль предприятиесе хезмәткәрләре   40 лет Победы урамында яңа җәяүлеләр кичүе төзи башлады.  52/07нче йорт белән «ФИЗРА» спорт үзәге»  арасында «зебра» барлыкка киләчәк.

Бүгенге көндә әлеге участокта җир эшләре бара:  булачак сукмак нигезен әзерләп, җирнең өске катламы алына. Шуннан соң ПАД хезмәткәрләре шунда ком салачак, тигезләячәк, бордюрлар ясауга һәм бетон җәюгә керешәчәк.

Фотолар «ПАД»тан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыда юллар төзү

Нет комментариев