Чаллыда яңартылган Машиностроительная урамы ачылды
Аны капиталь ремонтлау 329 млн сумга төште.
Капиталь ремонттан соң Машиносторительная урамын тантаналы шартларда куллануга тапшырдылар. 3 км 700 метр юлны яңарту 329 млн сумга төште. Эшләрне «РБР-16» компаниясе башкарды.
Тантаналы чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков катнашты.
"Бу юлдан автогигант һәм башка сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре эшкә йөри. Ул бөтен кешегә кирәкле киң юл. Ике якта 3әр полоса, кайбер урыннарда 4.
Төзүчеләребезнең хезмәте нәтиҗәсендә заманча һәм куркынычсыз юллар Чаллының горурлыгы һәм визит картасына әйләнде", - диде Наил Мәһдиев.
Радий Кадиков бу участокның куркынычсыз булачагына ышаныч белдерде.
"Элек бу урында ел саен 15әр авария була, кешеләр зыян күрә иде. Хәзер бу юл сыйфатлы гына түгел, куркынычсыз да. - дип искәртте ул. - Юл тигез, якты, юл йөрү билгеләре бар, кирәкле урыннарда коймалар куелган. Шәһәрнең юбилее алдыннан күп юллар ремонтлануы - сөенечле күренеш. Киләсе елны югалтуларсыз, һәлакәтләрсез каршы алсак иде. Бөтенегезгә хәерле юллар телим, төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт. Чаллы халкы хезмәтегезне лаеклы бәяләр дип ышанам".
Гадәттәгечә аеруча тырыш хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев