Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ярдәмнән баш тартучылар да бар

Яшәү урыннары билгеле булмаганнар моны ничек аңлата?

Чаллыда кеше хокуклары буенча вәкаләтленең ярдәмчесе Ольга Силаичева әйтүенчә, кешеләр башка шәһәрдән күчү, гаиләдәге кыенлыклар һәм эш югалту нәтиҗәсендә урамда калалар. Еш кына кыенлыкларны үзләре генә җиңә алмыйлар. Дәүләт, ни сәбәпле авыр хәлдә калуларына бәйсез рәвештә,  аларга ярдәм итәргә тиеш. 

«2024 елда барлыгы 57 мөрәҗәгать керде. Бу 2023 елдан 4 очракка азрак. Июнь аенда 112 хезмәте аша хәбәр килде. Инвалид хатын-кыз дусты вафат булгач, урамда калган. Чөнки ул аның йортында рәсми рәвештә яшәмәгән. Аны «Перекресток» үзәгенә урнаштырдык. Январь аенда начар гадәтләре өчен инвалидлар йортыннан чыгарылган ир турында хәбәр иттеләр. Аны коттедж поселогы төзелешенә сак хезмәтенә урнаштырдык. Шулай итеп ул хезмәт хакы һәм яшәү урыны белән тәэмин ителде», – диде Силаичева.

Әмма яшәү урыннары билгеле булмаган кешеләрнең кайберләре ярдәмнән баш тарта. Алар хәер сорашып, урамда яшәүне тормыш рәвеше иткәннәр. Социаль челтәрләрдә күп тапкырлар күрсәтелгән Григорий шундыйларның берсе. Ул «Перекресток» үзәгенә урнаштырудан баш тартып, кыш буе азык-төлек кибетенә керү урынында утырган. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев сукбайчылык мәсьәләләренең җирле хакимият тарафыннан игътибар таләп итүен әйтте.

«Шәһәр нормаль тормышка кайту мөмкинлекләре бирә. Әмма кеше үз язмышын үзе сайлый һәм ярдәмнән баш тарта», – дип нәтиҗә ясады ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бомжлар ярдәмнән баш тарталар