Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамил Гыйльфанов: «Актив яшьләрне гаиләләре белән диңгезгә алып барабыз»

Шәһәрдә эшләүче яшьләр нинди тормыш белән яши? Нинди проектларда катнаша? Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советы җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Гыйльфанов белән әңгәмә кордык.

– Рамил Камилевич, предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүче яшьләр советы советы турында тулырак сөйләп китегез әле.

– 2001 елда «КАМАЗ»да эшләүче актив яшьләр үзләре өчен махсус оешма булдырып, шушы эшкә кереште. Аларның максаты яшьләрне берләштерү, бергә проектлар булдыру, эшләүче яшьләр өчен уңайлыклар тудыру була. Эш дип кенә йөрергә тиеш түгел, кеше үзе яраткан, күңеле тарткан шөгыль белән дә кызыксынырга хаклы. Тели икән спорт юнәлешендә шөгыльләнә, интеллектуаль, иҗади, юмор өлкәсенә тартыла. 

2002 елларда бу совет шәһәркүләм масштаб ала. Башта аны эшләүче яшьләр ассоциациясе дип атап йөртәләр. Советның туган көне – 16 апрель.

– Совет эшли генә башлаганда анда нинди оешмалар бар иде?

– Әйткәнемчә, бу эшне «КАМАЗ»ның актив яшьләре башлап җибәрде. Соңыннан башка предприятиеләр кушылды. «Татэнерго» оешмасыннан да яшьләр җыелды. Бүген 30лап оешма-предприятие карый. Бу төгәл саннар түгел, билгеле. Кемдер килә, кемдер китеп бара. Соңгы ике елда «Хайер» предприятиесе активлашып китте. Биредә янып эшли торган яшьләр җыелган. Аларның хәтта кытай җитәкчелеге дә КВНда катнаша. 

Тагын шуны өстәп әйтәм: «КАМАЗ»да гына бүгенгә кадәр яшьләр белән эшләүче белгеч ставкасы сакланган. Анда яшьләр белән актив эш алып барыла, бөтен ярыш-конкурсларда да «КАМАЗ» эшчеләре беренчеләрдән булып катнаша.

– Кешеләр китә дисез, бу нәрсә белән аңлатыла?

– Кеше факторы бу. Әйтик, бер оешмада бер-ике актив кеше була, ул үзе артыннан ияртә ала, яшьләр аңа ышана һәм алар советка килә. Киресенчә дә булырга мөмкин. Кеше күп һәм актив эшли, бер мизгелдә эмоциональ яктан «янып» чыга һәм алар советка йөрми башлый, шуның белән бетә.

– Сез кайчаннан бирле советта?

– 2012 елда совет рәисе итеп сайландым. Нәкъ шул елда безнең советны юридик формада теркәдек тә. Эшләүче яшьләр советы белән 2019 елга кадәр идарә иттем. Хәзер бу эштә – Дмитрий Ульдяков.

– Рамил Камилевич, эшләүче яшьләр катнаша торган проектлар белән таныштырып китсәгез иде.

– Безнең үзебезнең КВН лигасы, интеллектуаль клубыбыз, Спартакиада (биредә яшьләр пляж волейболы, мини-футбол, бильярд, арбалеттан ату, вак калиберлы винтовкадан ату, пейнтбол, хәрби-спорт слетында катнаша) бар. Моннан тыш, РФнең Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның шәхси стипендиясенә лаек булу өчен «Иң яхшы яшьләр оешмасының җитәкчесе» дигән бәйгедә дә катнашалар.

– КВН – популяр проект. Биредә катнашучылар саны да күптер?

– Быел эшләүче яшьләрнең КВН лигасы оешуга 10 ел. Эшләүче яшьләр арасындагы юмор тормышчан, эштә булган ниндидер кызыклы вакыйгалар булуы белән аерылып тора. Монда һәрбер миниатюра безнең көндәлек тормыштан алынган һәм ул шуның белән кыйммәт тә! Быелгы сезонда 11 команда катнашты. Ярымфинал (28 сентябрьдә узачак) һәм финал уеннары (5 декабрьдә) калып бара. Быелгысы шуның белән дә уникаль – финалда җиңү яулаган команда 2025 елда январьда Сочида узачак «Кивин» фестиваленә барачак. Бу безнең партнер, дустыбыз – «РБР 16» оешмасы генераль директоры Таһир Сөнгатуллиннан бүләк.

– Традицион проектларыгыз да бар дип беләм.

– Һәр елны 9 Майда «Истәлек» дип аталган иҗат фестивале үтә. Моннан тыш, эшләүче яшьләрнең республикакүләм «Безнең заман» иҗади фестивалендә катнашабыз. Интеллектуаль уеннарда катнашучы командалар саны да һәр елны 30лап була.

– Күптән түгел картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сабантуй да оештырдыгыз. Яшьләр хәйрия эшләрендә дә катнаша, димәк?

– Картлар йортын, гомумән, үзебезнең канат астына алдык. Анда елына берничә тапкыр барабыз: Сабантуй, Өлкәннәр көне, Яңа ел, Җиңү бәйрәмнәреннән башка да әле. Тәрәзәләр юарга, бинаны җыештырырга, өмә үткәреп, чүп түгәргә дә барабыз. Үзебез дә акча җыябыз, иганәчеләр дә ярдәм итә, аннары шушы акчага картларны сөендерәбез.

Шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе турында да әйтеп үтәсем килә. Биредә 1нче сыйныфка бара торган укучылар турында гына сүз бармый, гомумән, мохтаҗ булган гаиләләр. Без рюкзак һәм мәктәпкә кирәк-яракларның якынча бәясен билгелибез дә, оешма-предприятиеләр шул сумкаларны тутырып бирәләр. «Заман»да махсус бәйрәм оештырабыз һәм яшьләр шәхсән үз куллары белән балаларга мәктәп рюкзакларын тапшыралар. Былтыр 48 рюкзак җыйган идек.

– Шәһәребездә шундый уйлый белә торган төпле яшьләр күп булуы сөендерә.

– Безнең советның тагын бер горурлыгы – яшьләр бер-берсе белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Эшләүче яшьләр советында дистә парлар бер-берсен тапты.

– Советның үз активы да бардыр?

– Юридик яктан караганда 15 кеше. Без һәр ике ел саен совет рәисен һәм актив җитәкчелекне сайлыйбыз. Ә гомумән караганда төрле оешма-учреждениеләрдә эшли торган 100ләп актив кешене атап була. «Заман» яшьләр үзәге – эшли торган яшьләрнең икенче өе дә, безнең штаб та. Монда һәрбер кешене тыңлый беләләр, инициатива белән чыкканнарны хуплап алалар. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Моннан тыш, безнең ВКонтакте социаль челтәрендә дә актив төркем эшләп килә.

– Нинди яңа проектларыгыз бар?

– Августта беренче тапкыр сапбордларда ярыш оештырмакчы булабыз. Замана үзгәрә, яшәешебез бер төрле генә тормый, без дә үсәбез һәм яңадан-яңа идеяләр белән «янып» йөрибез. Хәзер сап такталар бик актив рәвештә популярлык ала. Шунлыктан бу проектны да тормышка ашырырга вакыт килеп җиткән дип уйладык. Хәзерге вакытта катнашучы командалардан гаризалар кабул итәбез. 

Аннары мин үзем 15 ел инде Кара диңгезгә барам, эшләүче яшьләрнең профиль сменасы җитәкчесе булып торам. Монда сүз республикакүләм эшләүче яшьләр советы турында бара. 21 августта юлга кузгалып, 5 сентябрьгә кадәр шул яшьләр белән Анапада ялда булачакбыз.

– Теләге булган һәркем бара аламы?

– Безнең белән хезмәттәшлек иткән оешмаларга чакыру җибәрәбез. Кайдадыр актив яшьләрнең ялын 100 процент ул эшләгән предприятие каплый ала яисә чыгымнарның 30/40/50 процентын каплаучы оешмалар була. Гадәттә ел буе совет проектларында актив булган яшьләр безнең белән җәйге ялларын да дәвам итәләр.

Быелгы яңалык – без Кара диңгез буена гаилә сменасын да алып барабыз. Алар 23 августта юлга кузгала. Ягъни эшләүче яшьләр үзләре генә түгел, ә бөтен гаиләләре белән ял итәргә бара. Мин – җитәкче, минем карамакта 170ләп кеше. Алар өчен шулай ук программа төзелә. Бу көннәр буе проектлар өстендә эшләп утыру түгел, әлбәттә. Очрашып сөйләшү, нинди ярышлар һәм бәйгеләр оештыруыбызны билгеләү һәм шунда катнашу гына.

– Советка ничек кушылып була?

– Бик гади генә: без оештырган җыелышка килергә, безне тыңларга һәм үзең өчен мөһим булган нәрсәләрне билгеләргә. Гаризалар тутырасы, акча түлисе юк. Теләк кенә кирәк. Аннары без телефон номерлары һәм электрон почта белән алмашабыз. Совет үткәрә торган конкурс, фестиваль, бәйрәмнәр турында анонслар җибәрәбез һәм инде кызыксынганнар, һичшиксез, безнең дус та, тату да коллективка килеп кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев