Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда язучыларны хөрмәтләделәр

Шәһәрбез аксакаллары чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.

10 октябрь көнне ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге шәһәребезнең ямьле рестораннарыннан берсендә Өлкәннәр көне уңаеннан зур мәҗлес уздырды. Әйтергә кирәк, мондый чара узган ел да үтеп, быелгысы исә колачлырак, масштаблырак оештырылган иде. Анда сиксәннән артык сәнгать һәм каләм әһеле катнашты. 

Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегенә Агыйдел һәм Нократ буендагы районнар, шәһәрләр карый ‒ Актаныштан алып Норлатка кадәр. Шушы зур территориядә яшәүче язучылар, Чаллыда җыелып, күңел ачтылар. 

Шәһәребезнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы сүзләре белән әйткәндә, хөрмәтле язучылар бирегә үткәннәрен искә төшерергә һәм киләчәк турында сөйләшергә җыйналды. Нәкъ менә шушы буын татар әдәбиятын үз җилкәсендә күтәреп тора ич әле. Казаннан килгән зур делегациянең бер вәкиле – күренекле шагыйрь Газинур Морат, шушы фикерне куәтләп, безнең төбәк әдипләренең активлыгын билгеләп үтте.

«Чаллыда еш булам. Инде мине дә язучыларның Яр Чаллы бүлегенә кабул итәрсез дип гариза язарга ниятләп торам», - дип тә шаяртты Газинур әфәнде. 

Мәҗлесне бу бәйрәмнең идея авторы һәм оештыручысы – танылган язучы, шәһәрдәшебез Факил Сафин алып барды. Искәртеп үтик, Факил Сафин 2015 елдан бирле, Вахит Имамов Казанга күчеп киткәннән соң, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеген җитәкли һәм Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып тора. Бәйрәмдә Вахит әфәнде дә бар иде. «Мин Чаллыныкы инде», дип, хатирәләргә бирелеп, Чаллыда узган утыз алты ел гомерен искә алды ул да.

Башкаладан шулай ук язучылар Рифат Җамал, Ленар Шәех, Рафис Корбан да килгән иделәр. Иң куанычлысы: бәйрәмдә аксакаллар – олпат әдипләр Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Фоат Садриевлар да катнашты. Аларның чыгышлары – Айдар абыйның җырлавы, Фәүзия апаның шигыре, Фоат абыйның гыйбрәтле сүзләре мәҗлеснең яме булды. 

Бәйрәмдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Актаныш, Әгерҗе, Норлат, Мамадыш, Мөслим районнарыннан каләм әһелләре бар иде. Алар белән беррәттән районнарда эшләп килгән әдәби иҗат берләшмәләре җитәкчеләре дә чакырылган. Факил Сафин, һәр кунак белән тәфсилле таныштырып, уңышларын барлап, берникадәр пассиврак районнар хакында да матур гына үз фикерләрен белдереп узды. 

Әдәби иҗат – сәнгатьнең бер тармагы гына, музыка, рәсем һ.б. тармаклар да аның янәшәсеннән атлый. Нәкъ менә шушы тармаклар бер һәм бердәм булганда гына милли сәнгать үсә ала. Бу уңайдан, мәҗлестә Гөлзада Рзаева кебек легендар мәдәният хезмәткәрләренең, Илгиз Закиров кебек танылган композиторларның, Мәдьяр Хаҗиев кебек атаклы рәссамнарның, Габидулла Хөрмәтуллин, Илсөяр Зарипова, Равил Галиев, Дания Сибгатуллина кебек билгеле җырчыларның да катнашуы – бик мәгънәле күренеш. Чара мул табын артында җыр, шигъри сүз белән үрелеп барды. 

Табын дигәннән, бәйрәмнең иганәчесе – Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов. Шулай ук табынны камыр ризыклары белән баетуга «Чаллы икмәге» предприятиесе генераль директоры Рафаэль Юнысов та үз өлешен керткән. Рәхмәт аларга! 
Язучылар Өлкәннәр көнен җылы һәм матур уздырдылар, кыскасы. Шулай да каләм әһелләре турында сөйләгәндә «өлкән», «карт» ише сүзләр әйтәсе килми бер дә. Иҗат дип янып торган сабыйларча самими йөрәгең барда, еллар исәбе генә яшьне билгеләмидер ул. 

Лилия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев