Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда идарә башлыгы алышынды

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы приказы белән Чаллы муниципаль берәмлеге буенча  идарә башлыгы итеп  Игорь Руцкий билгеләнде. 
Чаллы мэры Наил  Мәһдиев әйтүенчә, Игорь Руцкий һөнәри һәм җитәкчелектә тәҗрибәгә ия.

«Дәүләт янгын хезмәте органнарында эшләде, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабы башлыгы булды. Илдә махсус хәрби операция бара. Бергәләп алга куелган бурычларны үтәрбез», – диде ул. 

Игорь Руцкий 1964 елның 2 июнендә Мурманск өлкәсендә туган. 3 югары белемгә ия. Инженер-физик-теплоэнергетик, техник, юрист. 20 ел хокук саклау органнарында җитәкче вазифларын башкарды. Моңа кадәр «КАМАЗ» ГАҖда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр штабын җитәкләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыда яңа җитәкче