Чаллыда иң яхшы футбол командасы билгеле булды
Мәктәп футбол лигасының 11нче сезоны тәмамланды.
Чаллыда мэр Наил Мәһдиев ярдәме белән мәктәп футбол лигасы уза.
Быел анда 43 мәктәптән 78 команда көч сынашты. 2 айда 160тан артык матч үтте. Барлыгы 898 кеше футбол уйнады.
Мәктәп футбол лигасының быелгы чемпионнары булып «Скорпионы» һәм «Псы» малайлар, кызлар арасында «Коршуны» һәм «Совы» командалары танылды.
Аларга Кубок һәм призларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов белән мәктәп футбол лигасы президенты Эдуард Фәттахов тапшырды.
Эдуард Фәттахов үзенең чыгышында 11 ел эчендә мәктәп футбол лигасның Чаллы брендына әйләнүен, футболның мәктәп укучылары арасында популяр булуын билгеләп үтте.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев