Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инженерлар һәм автомобиль төзүчеләр үзәге ачарга җыеналар

Бу хакта КФУ ректоры хәбәр итте.

КФУның Чаллы институтында ректор Ленар Сафин катнашында стратегик сессия узды. Анда  автокалада машинатөзүчеләр интеллектуаль фәнни-белем үзәге ачу турында сүз барды. Җитәкчеләр  бу эшне 2035 елга кадәр башкару бурычы куйдылар. 

«Бүгенге көндә бездә «КиберАвтоТех» алдынгы инженерлык мәктәбе үсештә. Безгә федераль хакимият, республика җитәкчеләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ ярдәм итте. Без барлык йөкләмәләрне үтибез, бу проект уңышлы. Без юлның башында гына. Безнең алда КФУның Чаллы институтында инженерлар һәм машина төзүчеләр әзерләү үзәге ачу бурычы тора. Без бу эшне башкарып чыгарга тиеш», – диде Ленар Сафин. 

Стратегик сессиядә катнашучылар бу максатларга ирешү юлларын тәкъдим иттеләр. Аларны туплап 2028 елга кадәр юл картасы белән тәкъдимнәр «портфеле» булдырылачак. 

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф «Кадрлар» илкүләм проекты