Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөк машиналары йөртүчеләр исерек килеш тотылды

Автомобильләре штраф стоянкага озатылды.

Бер төндә Чаллы инспекторлары 5 исерек машина йөртүчене тотты. Шуларның икесе - йөк машиналары йөртүчеләр.

Беренче автомобиль йөртүчене Иске Сарман юлында тоттылар. Йөк ташу буенча кагыйдәләр бозуы ачыкланды. Протокол төзегәндә 47 яшьлек ир-ат үзен шикле тотты. Бите кызарып, сөйләшкәндә тотлыга башлады. Инспекторлар салмыш икәнен аңлап алды. Алкогольгә тикшеренү үтәргә сорадылар. Машина йөртүче баш тартты. 

Икенче исерек шофёрны Казан проспектында туктаттылар. Анысының салмыш икәнлеге махсус аппарат белән дәлилләнде.

Машина йөртүчеләрнең икесенә дә административ протокол төзелде. Аларга 30 мең сумга кадәр штраф һәм ел ярымнан 2 елга кадәр таныклыкларыннан мәхрүм ителү яный. 

Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртүчеләр ЮХИДИ штраф закон