Чаллыда йортларга кайнар су вакытыннан алда бирелә башлады
Җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның икенче этабы дәвам итә.
Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның икенче этабы бара. Шуңа да карамастан кайбер йортларга кайнар су бирелә башлады.
Бүген төшке аштан соң 68 йорт кайнар су системасына тоташтырылды. Бу вакытлыча кайнар сусыз калган йортларның 28,2 проценты. 241 йортка кайнар су биү туктатылган иде.
Яңа шәһәрнең 11, 16, 41нче бистәләрендәге бөтен йорт кайнар сулы булды. 31нче бистәдәге кайбер йортларга кайнар су бирелде.
Гидарвлик сынауның икенче этабы 28 майда башланган иде. Эш барышында җылылык челтәрләрендә 20 төзексезлек ачыкланды, аның 6сы төзәтелде. Ремонт бригадалары эшен дәвам итә.
Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенә быел 753,4 км җылылык челтәрен ныклыкка һәм тыгызлыкка тикшерү бурычы тора.
Фатирыгызда ресурсны биргәннән соң, кайнар су булмаса идарә итү компаниясенә яисә хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев