Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йортларга җылылык бирү вакыты билгеле

Тиешле карарны шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов имзалады.

25 сентябрьдан Чаллыда җылылык бирә башлаячаклар. Ягу сезоны башлану вакыты һава шартларыннан чыгып билгеләнде. 
Иң беренче чиратта җылылык белән мәктәп һәм балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт учреждениеләре, яшьләр оешмалары тәэмин ителәчәк.

“Урамда һава температурасы югары булуга карамастан, кичкә суыта. +8..+10 градуска кадәр төшә. Хастаханәдә дәваланучы, урын өстендә ятучы авырулар өчен мондый температура салкын. Аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Балалар бакчалары да төнгә суынып китә. Дөрес, күбесендә җылы идәннәр бар. Әмма бүлмәләр дә җылы булырга тиеш”, - ди Наил Мәһдиев. 

Күпфатирлы йортларга җылылыкны 27 сентябрьдан бирү планлаштырыла. Әмма хәзер әбиләр чуагы. Шуңа күрә йортларда урнаштырылган АИТП күрсәткечләреннән чыгып кына җылылык җибәреләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел ягу сезоны 17 сентябрьда башланган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылылык челтәрләре