Чаллыда йортларның 99 процентына кайнар су бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йортларның 99 процентына кайнар су бирелде

Бу хакта НЧТС предприятиесе хәбәр итте.

9 сентябрь мәгълүматлары буенча Чаллыда барлык йортларның 99 процентына кайнар су бирелде. Җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның соңгы этабы 2 сентябрьдә башланды. Челтәрләрдә 24 төзексезлек ачыкланды, аның 12се бетерелде.
Бүгенге көндә Зяб бистәсендә (14/05, 14/05/01, 14/08, 14/09, 14/12), Сарман трактының (23, 25), Сидоровкада (С 24), яңа шәһәрнең (1/07, 1/08, 52/21, 52/23) кайнар су юк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайнар су НЧТС

Нет комментариев