Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат өстенә стена ишелеп төшкән

Әлеге очрак буенча Чаллы прокуратурасы тикшерү эше башлады.

Чаллыда узган кич стена ишелеп, бер эшчегә җитди зыян килә. Фаҗига 10 комплекстагы йортларның берсендә урнашкан даруханә бинасында килеп чыга. Биредә ремонт кысаларында өч төзүче кирпеч диварны сүтү белән мәшгуль була. Эш барышында стенаның бер өлеше җимерелеп, 35 яшьлек ир-атның өстенә килеп төшә. Вакыйга урынына тиз арада коткаручылар килеп, эшчене таш өеме астыннан чыгаралар. Ашыгыч ярдәм хезмәте аны аңсыз хәлдә БСМПга алып китә.

Хастаханәнең матбухат хезмәте белгече "Шәһри Чаллы"га белдерүенчә, зыян күргән ир-атка нейрохирурглар операция ясаган. Ул уңышлы үткән. Пациентнең хәле тотрыклы, ул уртача авыр хәлдә, үз аңында. Ир-атны нейрохирургия бүлегенә күчерәләр. 

Мәгълүм булганча, әлеге очрак буенча Чаллы прокуратурасы тикшерү эше башлады.  Белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклап, тиешле чаралар күрәчәк. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев