Чаллыда юллар ремонтлана
Тукай яр буенда юл өслеген реконструкцияли башладылар.
"Автомобиль юллары" муниципаль унитар предприятиесе бригадалары Тукай яр буенда юл өслеген реконструкцияләүгә керештеләр. Эшләр Муса Җәлил проспектын капиталь ремонтлау кысаларында алып барыла.
Хәзерге вакытта иске бордюрлар сүтелә, иске асфальт катламы алына һәм бушатыла.
Үзәк әйләнгеч юлдан Батенчук урамына кадәр ара ремонтлана.
Соңгысының Габдулла Тукай яр буеннан Муса Җәлил проспектына кадәрге өлеше төзекләндерелә.
Муса Җәлил проспектында үзәк күперның ГЭС ягындагы өлешендә иске асфальт алынды, өслек чистратылып, битум эмульсиясе сыланды.
Автомобиль юллары предприятиесе вакытлыча кыенлыклар өчен шәһәрдәшләрдән гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев