Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайсы объектларда ремонт бара?

Мэр Наил Мәһдиев мәгариф, спорт учреждениеләрендә ремонт эшләрен 25 августка ук төгәлләргә кушты.

Җәй көне кемнәр ял итми? Әлеге сорауга икеләнмичә төзүчеләр дияргә була. Чаллыда кая карама - төзелеш кайный. Социаль объектлар, медицина, спорт учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре бара. Хәтта 40 еллап ремонт күрмәгән биналарга да чират җитте. 

Спорт
27нче комплекстагы “Олимпийский” спорт мәктәбе төсен югалткан, таушалган бина иде. Ә хәзер ул ерактан ук матур булып күренеп тора. 40 елдан артык ремонт күрмәгән бинаны узган ел ноябрьдә төзекләндерә башладылар. Бу максатка республика бюджетыннан 365 млн сумга якын акча бүленеп бирелде. Бүгенге көндә ремонт 88%ка башкарылган. Фасад, түбә эшләре калып бара. Учреждениегә керү юлын да матурлап ясыйлар. 

“КАМАЗ” футбол стадионын да үзгәреш. Футбол кырын яңарталар, су агызу, сибү җайланмалары урнаштыралар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов стадионны ремонтлауга 115 млн сумнан артык акча бүлеп бирде. Төзүчеләр футбол кырын 3 августка файдалануга тапшырырга сүз бирә. 
Республика программасы буенча 58нче мәктәп янында мини-футбол мәйданчыгы да ясала. Бу максатка 8,7 млн сум бүленеп бирелде. 

Мәгариф
Быел мәгариф өлкәсе объектлары да игътибар үзәгендә. Чаллыда 84нче Г. Акыш исемендәге лицей-интернат капиталь ремонтлана. Республика бюджетыннан 260 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде. Хәзерге вакытта биредә инженер системаларны, яктырткычларны яңарталар, тәрәзә, ишекләрне алыштыралар. Түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Эшләр 92 %ка башкарылган.

ТР программасы кысаларында Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы да төзекләндерелә. Бюджеттан 453,7 млн сум бүленеп бирелде. Хәзерге вакытта бинаның тышкы ягын ясыйлар, тәрәзә, ишекләрне, капканы яңарталар, инженер системаларны, шәхси  пунктларны көйлиләр. Эшләр 88%ка тәмамланган. 

“Огниво” 16нчы балалар иҗат үзәген төзекләндерүгә 136,06 млн сум күләмендә бүленеп бирелде. Биредә эшләр 67% башкарылган.  

Социаль өлкә
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзгәреш кичерә. “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 2 төркем бүлмәләре төзекләндерелде. Тәрәзә ишекләр яңартылды, юыну бүлмәләре, бәдрәфләр ремонтланды. Бу максатка республика бюджетыннан 4,5 млн сум бүленеп бирелде.  “Изгелек” инвалидлар тернәкләнү үзәген яңартуга - 3,5 млн сум. Биредә фасад һәм түбәне яңарттылар. Ишекләр, тәрәзәләрне алыштырдылар.  

Билгеле яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган кешеләр өчен “Перекресток” социаль адаптация үзәген дә төзекләндерделәр. Җылылык системасын яңарттылар. Бу максатка 3,9 млн сум сарыф ителде.  

Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы буенча "Яшьләр ышаныч телефоны» балалар һәм яшьләр өчен ашыгыч психологик ярдәм үзәгендә түбәләрне ябалар, бина эчен ясыйлар, инженер системаларны яңарталар. Биредә эшләр 11% башкарылган. Ремонтка 45 млн сум бүленеп бирелде. 

Медицина

40 ел буе ремонт күрмәгән йогышлы авырулар хастаханәсе быел тулысынча кулланылышка тапшырылачак. Д блогы һәм галереяны ясап бетерәләр. Моның өчен 114,2 млн сум акча бүленеп бирелде. Гомумән хастаханәне төзекләндерү өчен – 3 млрд сумга якын акча тотылды. Ремонт 2018 елда башланды. Барлыгы 6 корпус төзекләндерелде. Хәзер хастаханә тирәсен яшелләндерү өстендә эшлиләр. Медицина җиһазлары кайтарыла.  

Сугыш ветераннары госпитале шифаханәсендә 52,9 млн сумга түбәне алыштыралар керү, ишек-тәрәзәләрне яңарталар. Инженер челтәрләр, шәхси җылылык пунктларын урнаштыралар. Эшләр 65% тәмамланган. 

4нче шифаханәнең А һәм В блоклары да үзгәреш кичерә. Биредә 71,8 млн сумга тәрәзә, ишекләрне алыштыралар, инженер челтәрләрне, яңгыр суы агызучы торбаларны ясыйлар. Эшләр 33% башкарылган.  

КДМЦның бактериология лабораториясендә капиталь ремонт бара. Бу максатка 27,5 млн. сум бүленеп бирелде. Эшләр 15% тәмамланган.  

7нче шифаханәдә подваллардагы вентиляция камераларын һәм түбәләрне алыштырдылар. Эшләр өчен 5,8 млн сум акча сарыф ителде. 

Хәрби объектлар

Хәрби һәм гражданнар оборонасы объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча Комсомол һәм Тукай районы хәрби комиссариатлары да ремонтлана. Ике объектка 62 млн сум бүленеп бирелде. Эшләр 31% тәмамланган. Шулай ук ведомстводан тыш сак бүлегенең административ бинасы да яңартыла. Анда эшләр 16% башкарылган. Ремонт 95 млн сумлык.  

“Төзүчеләр алдында зур бурычлар тора. Проектлаучылар, подряд оешмалар һәм күзәтчелек органнары белән берлектә эшләп, социаль инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган вакытка тәмамланачак”, - дип ышандыра башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов. Мэр Наил Мәһдиев мәгариф, спорт учреждениеләрендә ремонт эшләрен 25 августка ук төгәлләргә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев