Чаллыда кан бирү акциясе оештырылачак
Ул «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан үткәреләчәк.
17 октябрьда Чаллы кан үзәгендә кан бирү буенча көзге акция оештырыла. Чарада 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Акциядә 18 яшькә җиткән, 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донорлыкка каршы медицина күрсәтмәләре булмаган һәркем катнаша ала.
Кан үзәге җитәкчелеге белдерүенчә, Чаллыда ел саен 6-7 мең кеше кан тапшыра. Бүгенге көндә исәптә 10 мең донор бар.
«Мактаулы донор» исеменә лаек булган шәһәрдәш, адвокат Нәгыйм Бухариев турында язган идек. Танылган Чаллы адвокаты кешеләрне үлемнән саклап калган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев