«Чаллыда кара төнгә кадәр аракы саталар!»
Шәһәрдәшләр «Шәһри Чаллы» журналистларына зарлана.
Вафирә Нуруллина:
"Мин 32нче комплекста яшим. Безнең тирәдә зур азык-төлек кибетләре дә, вак-төяк киосклар да күп, әле җир асты юлында да саталар. Мине борчыганы – аларда һәркайсында диярлек кара төнгә кадәр аракы саталар. Анысы гына җитмәгән, кайберләрендә агызып сыра да бирәләр. Бу әллә яшьләрне эчертеп юкка чыгару өчен эшләнә микән дип куям кайчак. Хәер, картлары да шунда керми калмый инде. Кибет буенда аунап, сүгенеп, оятларын югалтып яталар аннары. Ник рөхсәт итәләр икән шулкадәр күп итеп сыра кибетләрен ачуны? Монда бит ничә мәктәп, балалар бакчасы бар. Ул сабыйлар нәрсә күреп үсә инде? Дөресме соң бу адым саен аракы сату?"
Газета битләрендә "Әйтим әле!" сәхифәсе чыга башлады. Без сезне борчыган сорауларны, үтенечләрне бастырабыз. Үз чиратыбызда аларга җаваплар да эзлибез, хәл итү мөмкинлеге турында аңлатабыз. Моң-зарларыгыз булса, 57-01-19 номерына шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев