Чаллыда катлаулы операция – аорта трансплантациясе үткәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда катлаулы операция – аорта трансплантациясе үткәрелде

Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә уздырдылар.

Олег Андреев Чаллы хастаханәсенә авыр хәлдә эләгә. Үпкәсенә сыеклык җыела, сулый алмый башлый. Моңарчы Түбән Кама стационарында дәваланган була - нәтиҗәсез. Табиблар консилиум җыя. Аны Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар. Кардиологлар эндокардит диагнозын куя. Җитмәсә, йөрәк клапаннарында инфекция дә ачыклана. 

Иң зур кан тамыры – йөрәк янындагы аортаны һәм клапанны донор гомографты ярдәмендә алыштырырга кирәк дигән фикергә килә табиблар.
Операция алдыннан алар Санкт-Петербургтан трансплантант кайтарта. Операция 8 сәгать дәвам итә. Пациент 4 көн реанимациядә ятканнан соң кардиология палатасына күчерелә. Хәзер аның хәле уңай дип бәяләнә. Олег Андреев хастаханәдән өенә чыгарылган. 
 


медицина табиб

Нет комментариев