Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда комсомол туган көнен билгеләп үттеләр

«Энергетик» мәдәният сараена элеккеге комсомоллар җыелды.

«Энергетик" мәдәният сараенла комсомол туган көнгә багышланган чара булды. Тарихка күз салсак, комсомол тормышы вакыйгаларга бай булды: беренче бишьеллык, сугыштан соң икътисадны торгызу, чирәм җирләрне үзләштерү, данлыклы комсомол төзелешләре. Соңгылары илебезнең төрле төбәкләреннән егет-кызларны җыйды.

Вагоннарда, баракларда яшәүләренә карамастан яшь төзүчеләр сайлаган һөнәрлеренә тугры калдылар: Чаллыны, автогигантны төзеделәр. Алар Чаллыны якты киләчәк көткәнен белеп, төзелешнең алгы сафында булдылар.

"Энергетик" мәдәният сараенда комсомолның 107 еллыгы уңаеннан концерт онытылмаслык хәтирәләрне яңартты. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре фойеда тематик күргәзмә оештырдылар. "Чаллы комсомолы тарихы" дип исемләнгән фотокүргәзмә буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева экскурсия үткәрде.

Аннары элеккеге комсомоллар залга кереп концерт карадылар. Автор-башкаручы Александр Тарасов, Илнур Фәйзуллин, җырчылар Лилия Букеева, Нияз Хәмәтшин, Илсөяр Зарипова, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Александр Краснов исемендәге ветераннар хоры алар өчен җырларын бүләк иттеләр.

Концертны Гөлзада Рзаева алып барды.

Фотолар «Энергетик» мәдәният сараеннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол Гөлзада Рзаева Чаллы Сабан туе «КАМАЗ» ГАҖ