Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көн саен кеше югала

Статистика буенча, Россиядә ел саен 180 меңгә якын кеше югала. Татарстанда бу сан 600 тирәсе, Чаллыда – 100гә якын.

Өеннән чыгып китеп элемтәгә чыкмаучылар арасында авыручылар, җинаятьчеләр кулына эләгүчеләр, алкоголь белән мавыгучылар бар. Мондый хәлгә беркем дә әзер булмый. Гадәттә, куркып калалар. Күпчелек нишләргә белми – полициягә кайчан һәм ничек мөрәҗәгать итәргә, эзләгән очракта нәрсәгә игътибар итәргә? 

Сорауларга җавап табу өчен «Шәһри Чаллы» хәбәрчесе 10 ел элек Чаллыда беренче булып оешкан «Василиса Поиск» отряды администраторы, югалып табылган 12 яшьлек Кирилл белән очрашты, өч ай элек югалган Ринат абыйны эзләү-коткару отряды белән бергәләп урманнан эзләде.

Биш ел үтсә дә, әтиемне эзләүдән туктамадым

71 яшьлек Чаллы кешесе Риф Бари улы Бәйрәмов биш ел элек югалган һәм әлегәчә табылмаган. Әтисе турында сөйләвен сорагач, кызы Гөлнара шактый уйлады, бу хакта сөйләве миңа бик авыр, диде. Соңыннан әйткәнчә, ул бары тик «Поиск Василиса» төркемендәге волонтерларга хөрмәт, рәхмәт йөзеннән генә әңгәмәгә ризалашкан. Гөлнара авыр сулыш алып, туктый-туктый хатирәләрне барлый, күренеп тора – күз яшьләрен көчкә тыя. 

– 1998 елны минем абыем Фәритне үтерделәр. Бу фаҗигале хәбәрне җиткерер өчен әтиемнең эшенә бардым. Урынында юк иде. Эзли башлагач, аның чит хатын-кыз янында булуы ачыкланды һәм ул безнең гаиләдән китте. Алар Чаллының ГЭС бистәсендә яшәде. Әти белән 20 ел буе бик сирәк аралаштык. 
2013 елда рактан әнием үлде. Ахыргы сулышына кадәр янында булдым, аның соңгы сүзләре «әтиеңне калдырма» булды. Ул исән чагында әтиемнең гаиләсе белән аралашмый идек, ә соңгы вакытта, сәламәтлеге какшагач, хатыны миннән ярдәм сорады. Әтиемне табибларга күрсәттем, тикшеренүләр уздык – берничә микроинсульт кичергәне ачыкланды, дәваланырга, дарулар эчәргә, руль артына утырмаска куштылар. Ул вакытта Казанда аэропортта эшли идем – җаваплы вазифада, тыгыз график. Шулай да атна саен диярлек Чаллыга кайтып йөрдем. 

2018 елның 20 августында әти югалды. Корбан гаете иде. Иртән котлыйм дип телефонына шалтыраттым – «недоступен». Җәй көне алар Минзәлә районындагы авылда яши иде, без дә бакчада идек, бәлки элемтә начардыр, дидем. Шәһәргә килсә, зарядкасы бетүе мөмкин. Икенче көнне иртән түзмәдем, хатынына шалтыраттым. «Белмим, төнге 2дә һава сулыйм дип урамга чыгып киткән иде, кайтмады». – диде. Үзе авылга киткән. Мин сүзсез калдым. Башыма сыймады – шулкадәр гомер бергә яшәгән кешең өйгә кайтмаганда ничек битараф калырга була? 

Бар эшемне ташлап, Казаннан очып диярлек кайттым. Полициягә гариза яздым һәм әтине үзем дә эзли башладым. Вокзалда, кибетләрдә, ул яшәгән комплекста кешеләрдән сораштым, фотосын ябыштырып чыктым.

Хәтерлим, коеп яңгыр ява, мин урамда ялгызым йөрим. Күңелдә билгесезлек. Бөтен дөньясында кайгым белән берүзем калган кебек булды, – дип сөйли Гөлнара.

Балачагы үткән ЗЯБ бистәсендә ул әтисенең эзенә төшә. «Әйе, бу ир-атны кичә күрдек», – диючеләр була. Бер сатучыдан эчәргә су да сораган. Сәер булуын, үз-үзен белештерми торган хәлдә икәнен әйтәләр. Соңгы тапкыр аны гаражы янында каравылчылар күргәннәр. Шунда эз юкка чыга. 

 – Югалганына шактый вакыт үтсә дә, тынычланган кебек тоелсам да, әти турындагы уй һәрвакыт уяу. Яңалыкларда билгесез кеше мәете табылганын ишетсәм, хәзер дә Мәдис Зәйниевка (полиция хезмәткәре, кешеләрне эзләү буенча эшли. – Авт.) шалтыратам. Аңа һәм Комсомол районыннан Алмазга Маннапов рәхмәтләрем чиксез. Нинди генә фаразлар әйтсәм дә тикшерделәр, эзләделәр, сорауларыма һәрчак җавап бирделәр. Туганнарыңа да кирәкмәгән вакытта шундый кешелекле мөнәсәбәт тою мине коткарып калды дисәм дә ялгыш булмас. 

Фаҗига Гөлнараны тагын бер кеше белән таныштырган. «Челны Поиск «Василиса» төркеменең ул вакыттагы җитәкчесе Вера Русинаны ул фәрештәгә тиңли. Төркемдәге волонтерлар интернетта ориентировка тарата, кабат гараж янындагы су буйларын, вокзалны, ташландык бакчаларны әйләнеп чыга, эссе көннәр торуга карамастан, озак сәгатьләргә сузылган эзләнүләрне дәвам итә. 

 – Төннәрен аеруча авыр. «Кая соң син?» дигән уй китми, баш шартларга җитә. Яңгыр яуса, суытса, әтием урынына үзем туңгандай булам. Акылдан язарга җиткәндә Вера Юрьевна, Катя («Челны Поиск «Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенко. – Авт.) минем белән телефоннан сәгатьләр буе сөйләште, юатты. Аптырый идем – аларның да үз эшләре, гаиләләре бар ич, шулай да мине ташламадылар. Бу ситуация миңа кешеләрнең чын йөзен ачты. Иремнән аерылдым, Казаннан Чаллыга күчендем, яңа һөнәр үзләштерергә туры килде. Кая барып бәрелергә белмәгәндә дә әнием кебек булган Вера Юрьевна беренче булып шалтыратты, ярдәм итте.

Эзләвемне туктатмадым – ел дәвамында йортсызлар өчен приютлардан, башка шәһәрләрдәге хастаханәләрдән әти турында белештем, хәтта хәер сорап утырган бомжларга акча түләп, алардан да сораштым. Сарманнан, Казаннан әтигә охшаган кешеләр барын әйтеп шалтыраттылар, тик алар әти булып чыкмады. Ул-бу була калса дип, ДНК-тест та бирдем. Хәзерге көндә Аллаһтан бары гөнаһларын кичерүен сорыйм.

Бәлагә тарыйсын беркем дә алдан белми. Мин дә югалган кешеләрнең фотосын элек интернетта күрсәм, «Аллам сакласын» диюдән узмый идем, миңа кагылышы юк иде сыман. Хәзер беләм – мондый хәлгә калу бик куркыныч. Гади репост ясап, ягъни шул фотоны танышларыбызга җибәреп яки урамда шул кеше түгелме икән дип карансак та ярдәм итә алабыз ич».

Василиса фаҗигасендә гаепләнүчене табуда безнең дә өлеш бар   

«Челны Поиск «Василиса» төркеме оешканга быел 10 ел тула. Аның барлыкка килүе 2013 елның 2 февралендә вәхшиләрчә үтерелгән Василиса Галицына белән бәйле. Сидоровка бистәсендә күп балалы гаиләдә яшәгән 8 яшьлек кыз мәктәптәге бию түгәрәгеннән өенә җәяү кайтканда җир асты кичүен үткәч юкка чыга. Зәңгәр күзле сөйкемле баланы эзләргә бөтен Чаллы күтәрелә. Башта гаражлар янында аның портфеле, дәфтәрләре, башлыгы табыла. Аннары Тукай районы Октябрь Бүләк авылы тракторчысы карда батып калган машинаны тарттырып чыгаруын, аның эчендә башлыксыз, битендә күгәргән эзләр булган кыз баланы күргәнен сөйли. 4 февральдә полиция Үзбәкстаннан килгән 30 яшьлек Фаррух Ташбаевны тоткарлый. Тикшерүчеләр педофилның баланың аркасына пычак кадавын, мәсхәрәләгәнен, аннары гәүдәсен юл буендагы карга күмеп куйганын ачыклый. Ир-ат гомерлеккә катгый режимлы колониягә озатыла. 

Быел 20 февральдә Василисага 18 яшь тулган булыр иде. «Челны Поиск «Василиса» төркеменең администраторы Екатерина Николаевна Денисенко белән очрашып, шул очрак белән бәйле хатирәләрен яңарттык. Сүз уңаеннан, әлеге фаҗига аның тормышына да зур үзгәрешләр кертә – ул биш баласының әтисе белән аерылышырга тәвәккәлли, соңрак башка кеше белән гаилә кора.

– Моңарчы интернетка кергәнем юк иде. Улыма әбисе ноутбук бүләк итте. Ул чакта Василиса турында ВКонтактедан укып белдем. Тиз генә җыенып чыктым да полиция оештырган штабка кушылдым. Бәхетемә, якыннарым каршы килмәде. Эзләп, арып-талып кайтканнан соң өйдәгеләрнең беренче соравы «Таптыгызмы?» иде. Василисаның үлеме турында ишеткәч, балаларым да елады.

 Шул вакытта оешкан эзләү төркеменең эше судларда дәвам итте. Чөнки без Ташбаевны яклау өчен бик көчле адвокат яллаганнарын белдек, гаделлек җиңсен өчен безнең дә тырышлыгыбыз кирәген аңладык. Җитәкчебез Василиса укыган 5нче мәктәп завучы Вера Юрьевна Русина иде. Кулдан язып транспарантлар ясадык, бер фотостудия зур итеп Василисаның фотосын бастырды, палаткалар алып Казанга киттек. Аккош күле янында суд тәрәзәләренә карап тезелдек. Яныбызга Ташбаевның әти-әнисе дә килде. Борчылганнары йөзләренә чыккан иде. Аларны күргәч, тәннәрем чымырдап китте – газиз балаңның шундый адымга баруын тану, күтәрү бик авыр ич, ышана алмаганнардыр. Җинаять нечкәлекләрен белмәсәм, мин дә ышанмас идем. Тик барысы да расланган, коточкыч фактлар экспертиза ярдәмендә исбатланган. 

Моңарчы Чаллы урамнарына, базарларга, зур кибет яннарына чыгып, кешеләрне сораштырган идек. «Сез Ташбаевны гаепләү яклымы, әллә каршымы?» дигән сорауга җавапларын язып алдык, шәһәрдәшләребез кул куйды. Зур дәфтәрләрдән бер өем җыелды. Аларны да суд присяжныйларына  тапшырдык. Безнең баруыбызның файдасы булган дип саныйбыз, суд гаепләү карары чыгарды.

Василисадан соң балаларны да, өлкәннәрне дә эзләдек. Тик барыбызның да гаиләләре, эшебез бар. Мин, мәсәлән, Чаллы циркында клоун булып эшлим. Өстәвенә, бензинга да, башкасына да акчаны үзебездән җыя идек. Якыннарыбызга авырга төшкәнен аңлап, бала югалганда гына урынга чыга башладык. Бүгенге көндә без барысын да эзлибез – нигездә, интернетта мәгълүмат тарату формасында эшлибез, полиция, Россиядәге эзләү отрядлары белән хезмәттәшлек итәбез. Кызганыч, төркемдә беренче көннән эшләгән волонтерлар бик аз калды, аларның да икесе үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Мине аңламаучылар да бар. «Ник кирәк бу сиңа?» – диләр. Бервакыт без инде буй җиткән егетне эзләдек. Ул мәктәпне, институтны уңышлы тәмамлаган. Тик йөргән кызы ташлаганнан соң анда ниндидер психик тайпылыш башланган – кешеләр белән аралашудан курка, кача башлаган. Әти-әнисе белән бакчага килгәч, юкка чыккан. Бакчачылык ширкәтләреннән, якындагы урман, авыллардан ике көн, ике төн эзләдек, фотосын ябыштыра бардык. Ориентировканы күреп, өченче көнне Тукай районы Әҗмәкәй авылыннан балалар шалтыратты. Монда шул егеткә охшаган берәү ята, егылган, йоклый, диделәр. Ябыккан, арыган, ниндидер баскыч тоткан, иң мөһиме – исән! Аны тапкач, сөенечебездән еладык. Кешеләр арасында булса да ачтан үлә иде ич ул, ярый коткардык. Менә шунда мин үземнең юкка йөрмәвемне аңладым. 

Таныш булмаган кешеләргә карата да игелекле эшләр башкара башлагач үзгәрдем – күңелем катмады, тик кайбер әйберләрне кичерми башладым, беркатлылыгым бетте. һәм иң гаҗәбе – тормышның миңа мөнәсәбәте үзгәрде, тугры дуслар, гомерлек мәхәббәтемне таптым. 

Полициягә гариза бирү белән эзләү башлана 

Чаллының ЭЭИ матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Артур Муллин «Хәзер кешеләр битараф, усал» дигән сүзләр белән килешми. Һәрхәлдә, Чаллыда алай түгел, ди ул. 10 ел элек югалган Василиса Галицынаны эзләү очрагын мисал итеп китерде: 

– Хәтерлим, шул вакытта кыйммәтле чит машинасында затлы киенгән бер хатын-кыз килде. Полиция хезмәткәрләренә кайнар аш алып килгән. «Табыгыз гына баланы!» – ди. Бөтен шәһәр күтәрелде бит Василисаны эзләргә, – дип искә алды ул. Волонтерлар отрядларының бүгенге эшчәнлеге – моңа тагын бер саллы дәлил. 

«Күпләр югалган кешене полиция өч көннән соң гына эзли башлый дип уйлый. Тик бу ялгыш фикер», – ди Чаллы Эчке эшләр идарәсенең югалган кешеләрне эзләү бүлеге башлыгы Мәдис Зәйниев. Чынлыкта, элек тә, хәзер дә полициягә гаризаны (хәтта телдән яки шалтыратып) бирү белән югалган кешене эзләү башлана. 

Кеше югалганда мөрәҗәгать итү өчен волонтерлар телефоннары:
«Орел» отряды: 8-917-260-47-43, 8-952-040-38-41
«Челны. Поиск Василиса» отряды: 8-927-044-56-85
 Полиция: 02, 112

Балалар югалганда бу эшкә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре дә кушыла. Әгәр бала кечкенә булса, өстәвенә, һава шартлары начар, әйтик, кыш, салкын икән, ЭЭИнең бар составы чыга. Эзләү өчен күп көч таләп ителгәндә, әйтик, кеше урманда югалса, волонтерларны да ярдәмгә чакыралар. Полиция «Челны Поиск «Василиса», «ЛизаАлерт», «Орел», Түбән Каманың «След» отрядлары белән тыгыз элемтәдә тора. Кечкенә бала югалса, әти-әнисен сораштырганнан соң ук полиция волонтерларга мөрәҗәгать итә.

– Бәхеткә, балалар тиз табыла – интернетта алар турында мәгълүматны урнаштыру белән диярлек. Үз теләге белән ярдәм итүче доброволецларны туплаган мондый отрядларның файдасы әйтеп бетергесез, әлбәттә. Алар әзерлекле бит. Урамда килеп кушылган кешеләргә дә нишләргә кирәклеген әйтеп торалар, кайсы урыннардан, ничек эзләргә кирәклеген дә беләләр. Әйтик, бер югалган бала төне буе подъездда утырган. Волонтерлар аны рәттән бар йортларны карап чыкканда тапты. Өеннән киткән кешеләр, гадәттә, сәүдә үзәкләре, вокзал кебек ышык, якты урыннарда була. Тирә-юньдәгеләрнең игътибарлы булуы кеше гомерен саклап калырга мөмкин.

Хәтерен югалткан бер әби өеннән чыгып китеп югалгач, интернетта «Һәркайсыбыз чыгып, үз подъездыбызны карыйк!» дип шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек. Мәгълүматны волонтерлар таратты. Чыннан да, бер хатын-кыз әбине үз подьездында тапты, – ди Мәдис Зәйниев.

Кемнәр соң ул югалучылар?

Беренче урында алкоголь кулланучылар тора. Икенче төркемне элек тә өеннән чыгып китүчеләр һәм хәтерен югалткан кешеләр тәшкил итә. Әти-әниләреннән качып, ирек «тәмен» татып карарга теләүче яшүсмерләр өченче төркемдә. Көтмәгәндә, бер сәбәпсез, беркемгә дә әйтмичә өеннән чыгып китеп, кайда туры килсә, шунда кунып йөрүне яшәү рәвеше итеп сайлаучылар да, психик авырулары булганнар да бар. Җинаять барышында югалучылар һәм үз-үзенә кул салучылар – соңгы төркемдә.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, ир-атлар ешрак югала. Чөнки алар арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар да күбрәк. Статистикага килгәндә, Чаллыда 2022 ел ахырына 112 кеше югалган саналган. Бу санга берничә ел дәвамында табылмаган кешеләр да кергән. Узган ел 44 кеше табылган. Бу – ун көннән артык эзләгәннән соң табылган кешеләр саны. Ә кыска вакыт эчендә югалып табылучылар – меңнән артык. Монда эш эзләргә башка шәһәргә китеп, элемтәгә чыкмаучылар, тормыш иптәшләренә тугры булмаганын яшерүчеләр һ.б. керә. Өстәвенә, югалу турындагы гаризаны полициягә якын туганнар гына түгел, күршеләр дә, хезмәттәшләр дә бирергә хоуклы.

Югалган Кирилл әтисе фатирында булган

Менделеевскида яшәүче 12 яшьлек Кирилл узган елның октябрь аенда югала. «Кичке 6лар җитеп килә, ә бала көндездән бирле өйдә юк, ирем белән эзләргә чыгып киттек. Әле суыклар башланмаган иде. Полициягә хәбәр иттек», – дип искә ала әнисе, 35 яшьлек Анастасия Назарова. 

Карамаган җир калмый – урамнарны күз белән айкыйлар, подьездларга керәләр, балалар мәйданчыкларын йөреп чыгалар. Иң куркыныч урыннарны – ташландык йортларны, ачык йорт чормаларын, подвалларны да тикшерәләр. Анастасиянең ул вакытта дүрт айлык авыры була – бер туасы сабыен уйлый, бер олы улы турында уйлап өзгәләнә. 

«Башымда йөз төрле сорау – кайда микән, туңмады микән, тамагы ачты микән, ник чыгып китте икән, ялгызы микән? Ә күңелемдә бер генә теләк – исән-сау гына булсын иде!. Полиция чакыруы буенча волонтерлар килде. Аларның да эзләвен белгәч сөендем, борчуым белән ялгыз калмадым ич дип үз-үземне юаттым. Төнге 3ләргә кадәр эзләдек. Кириллның караңгыдан курыкканым белә идем – шуңа яктырак җирдә табу ихтималы күбрәк дип, кибет, подьезд яннарыннан карадык».

Малайның инде бер тапкыр өеннән чыгып киткәне булган, тик ул вакытта аны тиз тапканнар. Ә бу юлы әнисе Анастасия чып-чынлап хафага төшә. Төнлә волонтерлар тамак ялгап, җылынып алыр өчен таралыша. Шул вакытта полиция баланы табуларын хәбәр итә. Ул әтисе фатирында булган икән. 
Анастасия Кириллның әтисе белән 7-8 ел элек аерылышкан. Тик, аның әйтүенчә, элеккеге тормыш иптәше уллары белән үз максатында – аерылышкан хатынына зыян итү өчен аралашуын дәвам иткән. Бу юлы да, улын эзләүләрен белсә дә, аның янәшәдә утыруын беркемгә дә хәбәр итмәгән. Анастасиягә чит-ят кешеләр – «Орел» эзләү-коткару отрядындагылар ярдәмгә килгән.

«Мин волонтерларга бик рәхмәтле. Кемдер Менделеевскидан, кемдер –Чаллыдан, Алабуга кешеләре дә бар иде. Араларында туп-туры эштән соң килүчеләр дә булды, үзем дә эшләгәч, моның никадәр авыр икәнен бик яхшы аңлыйм. Минем баламны эзләп алар ничә сәгать җәяү йөрде, машинада килүчеләр бензинын сарыф итте. Үз эшләрен, гаилә мәшәкатьләрен читкә куеп бит ул! Дөресен әйтим, бик нык гаҗәпкә калдым – игелекле эш башкаручылар, мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Татарстанга күченеп килүебезгә 13 ел, моңа кадәр мондый бердәмлекне күргәнем юк иде әле», – дип сөйли Анастасия. 

Кирилл сәламәтлеге, тәртибе белән бәйле рәвештә инде ике ел өйдә белем ала. Өч бала, әниләре һәм аның икенче ире бер бүлмәле фатирда яши. Кухня һәм ванна юк, ашарга коридордагы газ плитәсендә әзерлиләр. 

Әнисе белән сөйләшүебезне башта борчылыбрак күзәтсә дә, тора-бара малай әңгәмәгә кушылды. «Өйдән киткәндә әниеңнең борчыласын уйладыңмы?» дигән сорауга «Үпкәм бар иде» дип җавап бирде. Ачуланганнарына күңеле төшкәнен сөйләде. Әтисенә кергәнче дусты Алмаз белән озак итеп урамда йөргәннәр. Аны эзләгәннәрен дә дусты әйтеп торган.

Туган көнендә Кирилл әтисеннән кечкенә булса да бүләк көткән, ә ул аны хәтта котламаган да. Әбисе котлап биргән 100 сумны да «Миңа кирәгрәк, иртәгә кайтарам» дип алып калган. Ә иртәгәсен алмадым дип шаккатырган. Шулай да әтисенә ышанычын югалтып бетерми малай. Ир-ат улына «Өегездән 5 мең сум алып чык, урталай бүлешербез», – дигәч, тыңлый, тик тагын алдана. Моны аңлагач, Кирилл фатирдан чыгып китә, шунда аны полиция хезмәткәрләре күреп ала да инде.

«Орел. Татарстан» эзләү-коткару отряды бер елда 71 кешене тапкан

Кириллны табарга Россиянең Татарстан буенча балаларга ярдәм итү милли үзәгенең «Орел. Татарстан» доброволецлар эзләү-коткару отряды (ДПСО) ярдәм итә. Штабы Менделеевск шәһәрендәге бу отряд өлкәннәрне эзләүдә дә актив катнаша. Анда республикабызның төрле шәһәр-районнарында яшәүче 87 волонтер бар. Җитәкчесе Альбина Сәгыйрова үзе дә Менделеевскидан, аңа 36 яшь, ул җирле мәдәният сараенда методист булып эшли. Ә ял көннәрендә, дөресрәге, бар буш вакытында инде җиде ел югалган кешеләрне эзли. Башта ул бөтенроссия «ЛизаАлерт» волонтер хәрәкәте әгъзасы була, аннары шәһәр башлыгы тәкъдиме белән үз отрядын булдыра.

2022 елда алар 92 мөрәҗәгать кабул иткән. Нәтиҗәдә 71 кешене исән килеш, 5есенең мәетен тапканнар. 16 кешене әлегәчә эзлиләр. Кышын, җирне кар каплагач, бу эш күпчелек очракта социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарату формасында алып барыла. Яз җитү белән янәдән урман-кырларга чыгалар. Эзләү дәвам итә, чөнки фаҗига булган очракта да кешедән кием калдыклары, үзе белән йөрткән әйберләре кала, дип аңлата Альбина. 

Ул ике елдан соң табылу тарихын сөйли: «Ташландык бакчаларда берәү базга төшкәнме, егылганмы, шуннан чыга алмыйча үлгән. Без дә аны бәлки таба алмас идек, ул бакчаны сатып алучылар, кеше калдыклары бар бугай дип, полициягә мөрәҗәгать иткән. ДНК-тест ясатып аның шәхесен ачыкларга туры килде». Хәтта 1989 елда югалган кешенең якыннарыннан бирелгән гаризалар да үз көчендә. 

Берничә елдан соң да исән табылучылар бар 

Чаллыдан 30 яшьләр тирәсендәге егетне әти-әнисе дүрт ел эзли! «Хәлдән таеп, өметләрен өзә язып мөрәҗәгать итте алар. Без Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә ориентировка тараттык. Ул егет: «Мине кем эзли? Үземне фотода таныйм», – дип миңа шалтыратты. Аның белән видеоэлемтәгә кердек, Пермьдә яши икән. Паспорты булмагач, вакытлыча документлар ясатып, эшкә кергән, «Жди меня» программасы аша якыннарын да эзләткән, тик табылучы булмаган», – дип искә ала Альбина. Егетнең әти-әнисе белән әңгәмәдәшем дә Пермьгә бара, очрашуда күз яшьләрен тыя алмый. Барысы да бер-берсен шундук таный. Егетнең хәтере кире кайта.

Теге вакытта машинасын сатып, зур акча белән таксига утырган булган. Таксист аның башына сугып талаган. Нәтиҗәдә ул хәтерен югалткан, шулай да, бәхетенә, исән калган. 

Мондый очраклар бик сирәк була, әлбәттә. Гадәттә, исән табылсын өчен кешене, бердән, тизрәк эзли башларга, икенчедән, волонтерларга социаль челтәрләрдә тарату өчен мәгълүмат бирергә кирәк. Сәер тоелса да, моңа каршы килүчеләр дә була икән. 15 яшьлек кызы югалгач, әнисе баласының фотосын, исемен интернетта урнаштыруга каршы чыга. «Йөрер-йөрер дә кайтыр әле», – ди. Дәрәҗәле эшендә бу хәл турында белүләрен теләмәгән икән. Гаризаны да бала мәктәптән соң өйгә бер атна кайтмаганнан соң гына бирә. Вакыт үткән саен кызыгызның исән калу ихтималы кими дип, волонтерлар кат-кат аңлатканнан соң ул, ниһаять, ризалык бирә. Ә, ашыгырга, чыннан да, кирәк булган – аны фатирда ирексезләп тотулары, наркотик кулланырга мәҗбүр итүләре ачыклана. 

Альбина Сәгыйрова әйтүенчә, ориентировка, ягъни фото, исеме, ничек югалуы турындагы мәгълүмат 90 процент очракта ярдәм итә. Әлеге кызның шул фатирга кергәнен дә күршеләр фотосыннан танып хәбәр итә. 

Кеше табылсын өчен, инде әйтелгәнчә, беренче сәгатьләрдә үк эшкә керешергә кирәк, беренче тәүлек – иң нәтиҗәлесе. Бу хәтерен югалткан әби-бабайларны эзләүгә дә кагыла. Әкрен хәрәкәтләнсәләр дә, аларның фикер сөрешен фаразлавы кыен. Шулай да күпчелеге элек яшәгән урынына кайта икән. Бервакыт «Орел» эзләнү-коткару отряды кыш көне өеннән трико белән күлмәкчән чыгып киткән өлкән яшьтәге ир-атны эзли. Ул өч айдан Башкортостанда табыла! Бабай өеннән чыгуга машина туктаткан. Үзе белән акчасы булгандыр, күрәсең, такси яллаган, туган йортының адресын әйткән булган. Ә анда инде күптәннән беркем дә яшәми икән. Хәтерен югалткан бабайны картлар йортына урнаштырганнар. Шундагы шәфкать туташы интернетта фотосын күреп, волонтерларга хәбәр иткән. Барып алганда өеннән чыгып киткән киемнәреннән булган. Иң мөһиме – исән-сау. 

Югалган кешеләрне табу өчен эзләнү отряды сыналган схема буенча эш итә. Төркемдә һәркемнең үз бурычы – берәүләр хастаханә, моргларга шалтыратып чыга, икенчеләр интернетта репост ясый – ягъни берничә шәһәрнең зур пабликларында мәгълүмат урнаштыра, өченчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында полиция хезмәткәрләре белән тиешле адреска барып йортларны, подьезд, подвал, урамнарны карап чыга, кибетләрдә ориентировканы күрсәтеп, сораштыра башлый. 

«Урманда эзләгән очракта махсус навигатор кулланабыз. Ул интернетсыз эшли, аны тәҗрибәсе булмаган кеше дә аңлый. Волонтерлар беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш, моңа да өйрәнүләр үтәбез. Шулай ук «Атыш була калса, үзеңне ничек тотарга» дигән темага мәктәпләрдә өйрәтүләр үткәрәбез», – дип сөйләде әңгәмәдәшем. 

«Шәһри Чаллы» хәбәрчесе дә эзләүдә катнашты

Ял көннәрнең берсендә «Шәһри Чаллы» хәбәрчесе Альбина Сәгыйрова җитәкләгән «Орел» коткару-эзләү отряды белән Тукай районының Байбүләк авылына чыкты. Волонтерлар Ринат Әгъләм улы Ямаловны кабат эзләде. 2022 елның 10 ноябрендә өеннән чыгып киткән 66 яшьлек ир-ат әлегәчә табылмаган.

«Гел Яңа Бүләккә төшеп йөри, берүзе яши иде. Өч көн уты янып торды, шуңа шикләндек. «Өем тулы халык, алар миңа комачаулый», – дип тә әйткәли иде – күзенә шулай күренгәндер. Без кергәндә беркем дә булмый иде. Югалган көнне ишеге дә, капкалары да ачык иде, газы янып тора – чәйне куйган иде», – дип сөйләде күршесе Фәнисә Бәдертдинова. Авылдашлары да берничә кеше җыелып, полиция белән бергә буа буйларын карап чыккан, тик нәтиҗәсез. Бу юлы волонтерлар авыл янындагы урманны карап чыгарга булды. 

Чаллыдан 26 яшьлек Руслан Калмыков беренче тапкыр отрядтагыларга кушылган: «Күптән түгел Себердә яшәүче туганымны волонтерлар коткарды, алар аны табып, хастаханәгә илткән. Бу хәлдән соң мин дә кешеләргә ярдәм итәргә карар кылдым», – ди. Чаллыдан 35 яшьлек Регина Нуриева шәфкать туташы булып эшли. «Урманда йөргәндә алны-артны карап, бер-беребезне барлап йөрергә тырышабыз, бер чыкканда 30 километр ара үткән дә бар», – ди. Чаллыдан 42 яшьлек Алсу Галимова парикмахер, массаж остасы булып эшли. Ул дүрт бала анасы, берсе – авыру. Беренче тапкыр 8 ел элек ДЦП диагнозлы бала югалуын ишетеп ярдәмгә килә һәм отрядта кала. «Мондый ситуацияләрдә сәгате генә түгел, секунды да мөһим була. Чыкмый кала алмыйм, чөнки күбрәк кеше эзләгәндә табу шансы да арта», – ди. Чаллыдан Алинә Денмөхәммәтова, Инсаф Сафин, Алабугадан Эльвир Минһаҗев, Менделеевскидан Рушад Зиннәтуллин, Вадим Гайфетдинов та отрядның иң актив әгъзалары. 

Тездән биек көртләрне ера-ера, аркылыга яткан ауган агач, күпсанлы ботакларны атлап, юл уңаендагы бар түмгәкләрне төртеп карый-карый берәр сәгатьләп эзләгәннән соң волонтерлар ялга туктады. 

Үз вакытларын, көчләрен шактый авыр эшкә багышлаганга гаҗәпләндем, сокландым. «Без җылы, кайгыртучан бер гаилә кебек. Тәүлекнең кайсы сәгатендә шалтыратсак, язсак та, бер-беребезгә ярдәмгә киләбез. Төнге 12дә дә кеше эзләргә чыгып киткәнебез бар. Куртка, фонарь, термос – кирәкле әйберләр һәрвакыт әзер. Безне күп кеше аңламый, барысы да чыгып китүебезгә риза да түгел. «Моның өчен түләмиләр бит, ник кирәк бу сиңа?» диючеләргә: «Яраткан эшебез – кешеләргә карата игелек кылу», – ди алар. Без кайтып киттек, ә волонтерлар әле киләсе участокларда да эзләвен дәвам итте. 

Кеше югалганда нишләргә?

1. Тынычланыгыз, эш планын корыгыз.
2. Кайтмаган, очрашуга килмәгән кеше белән мөмкин булган бар юллар белән элемтәгә керергә тырышыгыз.
3. Аны соңгы булып күргән кеше белән сөйләшегез, Өстенә нәрсә кигәнен, үзе белән нәрсә йөрткәнен сорагыз.
4. Башкалардан аерып торган билгеләре булу-булмавын искә төшерегез (миң, шрам, аксау һ.б).
5. Полициягә гариза бирегез. Үзегезнең һәм югалган кешенең документларын, фотосын алыгыз.
6. Кеше табылса, сезгә штраф салырлар дип курыкмагыз.
7. Югалган кеше туганыгыз булмаса да, гариза бирергә мөмкин.
8. Киткәндә сезгә «беркетелгән» полиция хезмәткәренең телефонын алыгыз, яңа мәгълүмат булганда аңа хәбәр итегез.
9. Волонтерлар белән элемтәгә керегез, аларга барысын да ачыктан-ачык сөйләгез – әйтик, ачуланышкан булуыгызны да әйтергә кирәк.
10. Барлык туганнар, дуслар һәм танышларыгызга шалтыратып чыгыгыз.
11. Белдерүләрдә үз телефоныгызны бирмәү яхшырак, волонтерлар яки полиция хезмәткәренекен бирегез, мошенниклардан сакланыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалу