Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күңелле кичәләр көтелә

Кайберләренә керү ирекле.

4 апрель көнне 15 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда елдагыча «Объективта Чаллы» дип аталган 8нче фотокүргәзмә ачыла. Күргәзмә ачылганнан соң зур залда «Минем шәһәрем» дигән русча-татарча концерт була. Күргәзмә ачылуны һәм концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып бара.

20 апрельдә «Энергетик» мәдәният сарае артистлары катнашында «Дыхание весны» – «Яз сулышы» дип аталган концерт үткәрелә. Чара ике телдә бара. 
22 апрель көнне исә мәдәният сараенда Саба, Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары якташлары очраша. Районнардан делегацияләр килүе көтелә. Кичәне Якташлык ассоциациясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып бара. Керү ирекле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев