Чаллыда күп балалы гаиләләргә акча күләме артачак
Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Бүгенге көндә 200 мең сум акчаны 258 гаилә алган. Җир участогы алырга Чаллыда 4,9 меңгә якын гаилә чиратта тора.
Чаллыда 358 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне сайлаган.
– Акчалата компенсация күләмен якын арада арттырырга планлаштыралар, – диде Наил Мәһдиев. – 500 гаилә акча алырга гариза биргән, 4898 гаилә җир участоклары көтә. Быел 2000 күпбалалы гаиләне җир участогы белән тәэмин итәргә кирәк.
Җир һәм мөлкәти милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин әйтүенчә, Чаллыда күпбалалы гаиләләр өчен Татарстанның 5 районында 1333 участок формалаштырылган. Зәйдә – 470, Тукайда – 371, Сарманда – 213, Менделеевск – 220 һәм Минзәләдә 59 участок. Бу җирләр Чаллыдан 65 км ераклыкта урнашкан.
Күпбалалы гаиләләр шәһәр хакимияте сайтына кереп, үзләренә ошаган участокны сайлый алалар. Җир участоклары чират буенча рәсмиләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев