Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күпбалалы гаиләләргә бердәм таныклык бирәләр

Ул нинди ташламалар бирә?

ТР Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Ленар Шакиров шәһәрдә 6600 күпбалалы гаиләдә 20 685 бала тәрбияләнүен әйтте. 

5 901 гаиләдә –  3,  573сендә  –  4, 90ында  –  5, 22сендә – 6,  7 сендә –  7 ,  5сендә  –  8, берәр гаиләдә 9-10 бала үсә. 

 Хәзер  РФның күпбалалы гаиләсе статусын бирә торган бердәм таныклыкны бу айда бирә башлыйлар. Гаиләләрне социаль яклау идарәсендә махсус чакыру буенча кабул итәчәкләр. 

Гамәлдәге кануннар нигезендә күпбалалы гаиләләргә түбәндәге субсидияләр түләнә: торак һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең 30 процент чыгымын, 6 яшькә кадәрге балаларга дарулар алу һәм укучыларга мәктәпкә йөрү өчен акча. 

Соңгы ике елда күпбалалы гаиләләргә түләү 20 млн сумга артып, 128 млн сумга җиткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы күпбалалы гаиләләр Социаль яклау