Чаллыда күренекле күз табибы вафат булды
Аңа Россия төбәкләреннән дә ярдәм сорап килгәннәр.
Чаллыда күренекле күз табибы Валерий Газизов вафат булган. Ул балаларны дәвалаган. Хезмәт стажы 44 ел. 1981 елда Казан Дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаган.
Чаллыда 4нче балалар поликлиникасында, «Конкор»да эшләгән. Яңа туган сабыйлардан алып 18 яшькә кадәрге балаларны кабул иткән һәм дәвалаган.
Ул соңгы елларда җитди чирләгән, шуңа да карамастан нәни пациентларын дәвалауны дәвам иткән.
Социаль челтәрләрдә Валерий Газизовны яхшы, ярдәмчел табиб буларак бәялиләр.
«Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр, шунлыктан язылырга авыр иде. Игелекле, балаларга шәхси якын килә белүче табиб», – диләр.
Аның белән хушлашу иртәгә 8-10 сәгатьтә Боровецк чиркәвендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев