Чаллыда квадроцикл йөртүче вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда квадроцикл йөртүче вафат булды

Фаҗига «Сити молл» сәүдә үзәге янында булды.

Чаллыда 17:05 сәгатьтә каты юл-транспорт һәлакәте булды. Квадроцикл йөртүче Хәсән Туфан проспекты буенча Раскольников урамына таба барганда светофорның кызыл утына чыга һәм Hyundai машинасына бәрелә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы килеп җиткәнче үлә. 

Инспекторлар белдерүенчә, 36 яшьлек ир-атның машина йөртү таныклыгы да, шлемы да булмый. «Motoland» квадроциклының теркәлү номерлары да юк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев