Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Кышкы пятачок» гөрләде (Фотолар)

Ул Шишкин бульварында узды.

"Шәһри Чаллы"  редакциясе коллективы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Күрше" республика бәйгесендә "Кышкы пятачок" проекты белән җиңү яулады. Бу бәйге Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән урыннарда халык өчен ял итү чаралары уздыруны күздә тотып булдырылган иде.

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» республикада иң масштаблы проекты, Чаллының мәдәни бренды дип табылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та аңа югары бәя бирде.  Җәйге пятачокларның дәвамы булып  Шишкин бульварында "Кышкы пятачок"ның беренчесе узды.

Ул традиция буенча Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәровның "Эх пятачоклары" җыры белән башланып китте. 

Пятачокка Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, 1, 5 меңнән артык кеше  килде.

Винер Хәмит улы үзенең чыгышында пятачокларның Чаллы халкы өчен әһәмиятен ассызыкларды һәм пятачокларны яңартып халыкка кайтарган өчен "Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсуповага рәхмәт әйтте.  Пятачокка килүчеләрне Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,  изге теләкләрен  җиткерде. 

Газетабызның баш редакторы Резидә Юсупова үз чиратында, фидакарь хезмәтләре белән "КАМАЗ" һәм шәһәр төзелешенә өлеш керткән шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерде. «Чаллыда пятачоклар кыш көне дә булган. Сезнең күпләрегез шәһәр, автогигант төзелешенә өлеш керткән кешеләр. Сез пятачокларда рәхәтләнеп ял итәргә лаек.  "Шәһри Чаллы"дан -Пятачокларны уздырырга ярдәм иткән өчен Чаллы мэры Наил Мәһдиевка, аның командасына рәхмәт. Биегез, уеннарда, бәйгеләрдә катнашып ял итегез ", - диде ул.

Аннары пятачок сәхнәсенә Татарстанның атказанган артисты Илгизәр Мортазин күтәрелеп үзенең җырларын бүләк итте.

Хәния Фәрхинең туганы, җырчы Миләүшә Гыйлемханова пятачокта өченче тапкыр чыгыш ясады. Аны Чаллы халкы бу юлы да  яратты. Миләүшә чыгышын Хәния апасының "Әлдермешкә кайтам әле" җыры белән тәмамлады. Җыр ахырына җиткәндә аппаратура туктап калды. Әмма Миләүшә югалып калмады, җырлавын дәвам итте, халык та аңа кушылып җырлады.

"Чаллыга бик сөенеп, якын кешеләремә кунакка килгән кебек килдем. «Шәһри Чаллы»дан хәбәр алгач, сезнең белән очрашуны минутлап санап килдем. Рәхмәт җылы кабул иткәнегез өчен. "Шәһри Чаллы" газетасы коллективына зурлап чакырганнары һәм гаиләбездәге шатлыклы вакыйгаларны яктыртканнары өчен генә түгел кайгылы вакытларда да безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Шушы көннәрдә генә әбиебез Фәния арабыздан китеп барды. Сез беренче булып кайгыбызны уртаклаштыгыз.  "Шәһри Чаллы" мәңге яшәсен. Очрашулар соңгысы булмасын. Пятачоклар Башкортостанда оештырылмый. Бездә дә халык яратып йөрер иде. Безне Чаллыда кешеләрнең татар телендә сөйләшүләре, үзебезчә җырлап, биеп күңел ачулары сокландыра", - диде ул пятачоктан алган тәэсирләре белән уртаклашып. 

Чаллының яшь җырчысы Самат Хикмәтуллин чыгышын да яратты халык. "Кышкы пятачок"та уеннар, бәйгеләр дә булды. 

Әдибә ханым белән Рамил әфәнде ярыша-ярыша чыршы бизәделәр. Чыршы уенчыклары урынына кәнфит, телефон, паурбанк, ачкыч, шапка һәм башка әйберләр эленде. Шәһәрдәшләр үзләрендә булган әйберләрен кызганмадылар. Ике командага бүленеп ярышучыларга булыштылар. Соңыннан конкурентларның Солтановлар гаиләсе булуы ачыкланды. Чирмешән районы кызы белән Сарман районы егетен Чаллы, КАМАЗ, пятачок кавыштырган булып чыкты.

Зөлфирә Лотфуллина белән Лилия Мәхмүтова чиләккә туп ату буенча ярыштылар. Ландыш Нәбиуллина исә иң оста биюче дип табылды. Аларның барсына да иганәчеләребезнең бүләкләре тапшырылды.

Язылучыбыз Роза Кузьмина пятачок йолдызы Саимә Логиновага һәм редакция хезмәткәрләренә бүләкләр алып килгән иде.

Алып баручы Рушат Зиннәтов халыкка үзенең календарьләрен бүләк итте.

Пятачокка килүчеләр бу юлы да рәхәтләнеп биеделәр, уеннарда актив катнаштылар. "Бик күңелле булды. Гадәттәгечә рәхәтләнеп биедем, биегәч өшетми", - ди пятачокның берсен дә калдырмыйча йөрүче Рәмзия Садыйкова.

Пятачокны Резидә Ганиева белән Рушат Зиннәтов мавыктыргыч итеп алып барды.

Киләсе, «Кышкы пятачок» 22 январьдә Зяб бистәсендәге М.Бибишев исемендәге паркта була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи ТР Рәисе "безнең ишегалды" "Күрше" "Шәһри Чаллы"дан пятачок "Кышкы пятачок" Чаллымэры