Чаллыда мәдәният өлкәсендә иң яхшыларны ачыкладылар
«Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы кичә узды.
Анда сәнгать әһелләре, укытучылар, иҗат коллективлары, яшь талантлар – Чаллының мәдәни тормышын халыкка җиткерүчеләр җыелды.

Аларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, мэрның мәгариф үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина, шәһәр Советы депутатлары Абдулхак Батюшов, Виталий Агапов хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләделәр.
Кичәдә 2025 ел нәтиҗәләре буенча аеруча уңышка ирешкән талант ияләрен игълан иттеләр. 3нче балалар музыка мәктәбенең Ирина Булатова җитәкчелегендәге «Кояш балалары» махсус хоры – «Елның иң яхшы балалар хоры», Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең Ремзи Денислямов җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры – « Елның иң яхшы балалар тынлы оркестры», «Земляничка» «Елның иң яхшы балалар театр коллективы» дип табылды.
Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов белән
драма артисты Руслан Әюпов - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе, яктырту буенча рәссам Денис Иванов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
6нчы музыка мәктәбе укытучысы Розалия Кагарманова – «Ел концертмейстеры», Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Миләүшә Имамова белән курчак театры артисты Егор Митрофанов – «Ел артисты» номинациясендә җиңде.
«Шәһри Чаллы»ның «Шәһри Чаллы»дан – Пятачок» проекты «Милли традицияләрне кайтару» номинацияснедә билгеләп үтелде.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Җомга көн кич белән...» спектакле – «Ел куелышы», «Болгар» бию театрының балет артисты Азат Хасянов – «Халык биюләре сәнгате», «Болгар» бию театры «Елның иң яхшы иҗат коллективы» дип табылды.
«Энергетик» мәдәният сараеның «Йолдыз» ансамбле – «Иң яхшы вокаль ансамбль», «КАМАЗ» мәдәният сарае артисты Лилия Әхмәтова – «Ел башкаручысы», Чаллы театрының яшь артисты Назгөл Имамова – «Ел өмете», Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Венера Гайнуллина – «Грант эшчәнлеге лидеры», Чаллы филармониясенең «Моабит дәфтәрләре битләреннән» – «Елның иң яхшы проекты», Виктория Егорова – «Ел рәссамы», Лилия Сираева – «Ел язучысы», шәһәр тарихы музееның «Җиңү солдатлары» проекты – «Елның иң яхшы күргәзмәсе» дип табылды.
«Эврика» мәдәният үзәге – «2025 елның иң яхшы мәдәният учреждениесе», Балалар сәнгать мәктәбе «2025 елның уку йорты» номинациясендә җиңде.

Җиңүчеләрне бүләкләүләр җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов йомгаклап: «Педагогларның, артистларның, иҗат коллективларының көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә Чаллыда мәдәният дәрәҗәсе югары. Мәдәнияткә ярдәм итү киләчәктә шәһәр башкарма комитетының өстенлекле юнәлеше булып калачак», – диде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев