Чаллыда мәктәп укучысы 18 мең сум акча урлаган
Әмма аны файдаланырга өлгермәгән.
Чаллыда 6нчы сыйныф укучысы пекарня кассасын «чистарткан». Ул төнге сәгать 12дән соң яңа шәһәрнең 4нче комплексындагы пекарняга кергән һәм касса тартмасыннан 18 мең сум 500 сум акча алган.
Әмма аңа акчаны туздырырга насыйп булмаган. Патруль хезмәте аны полиция бүлегенә алып киткән.
Тикшерү барышында малайның 6нчы сыйныф укучысы икәнлеге ачыкланган. Ул яшьтәге балалар төнлә әти-әниләрдән башка урамда йөрергә тиеш түгел. Бу мәгълүмат балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясенә җибәрелгән. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшләре башлап җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев