Чаллыда машина әйләнде - 8 яшьлек бала зыян күрде
Машина йөртүче салмыш булган.
Тынычлык проспектында «Олимпийский» сәүдә үзәгенә каршы юлда «Лада Веста» һәлакәткә очрады. Икенче полосага күчкәндә юлдан баручы «Рено Дастер» автомобиленә бәрелеп, әйләнде. Автомобиль салонында 8 яшьлек малай да булган. Аны тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаттылар.
Инспекторлар әйтүенчә, «Лада Веста» машинасы хуҗасы салмыш булган. Алкогольгә медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. ГАИ хезмәткәрләрен тыңламаганы өчен аңа протокол төзелде. Машинасы штраф стоянкага озатылды. Хәзер 45 яшьлек ир-атка 45 мең сум күләмендә штраф яный. Моннан тыш, ел ярымнан ике елга кадәр таныклыгын алырга мөмкиннәр.
Чаллы ГАИ хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев