Чаллыда мәхәббәт аянычлы тәмамлана язды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәхәббәт аянычлы тәмамлана язды

Хатын-кыз пычак белән ташланды.

Чаллыда элекке иренә пычак белән кадаган хатын-кыз буенча суд утырышы булды. Ул аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салуда гаепләнде.

Фаҗига июнь аенда подъездларның берсендә була. Төнге сәгать 1 тулып киткәч хатын-кыз элекке ире белән очраша. Исерткеч эчемлекләр кулланалар. Ир-атка дәрт кереп китә - элекке хатынын үпмәкче була. Тик хатын каршы килә. Теләгенә ирешмәгән ир-ат ачуы белән хатын-кызның берничә тапкыр башына һәм йөзенә суга. Хатын-кыз ярдәм сорап кычкыра, тик йортта яшәүчеләрнең берсе дә чыкмый. Ир-ат тагын сугам дигәндә хатын-кыз кесәсеннән пычак чыгара һәм күкрәгенең сул як өлешенә кадый. Ир-атны хастаханәгә озаталар. 

Судта гаепләнүче “мин махсус түгел, аны куркытмакчы гына идем” дип акланды. Гаебен өлешчә генә таныды. Элекке ире дә үпкәсен оныткан һәм сөйгәненә карата эшне туктатуны сорады. Хатын-кызны шартлы рәвештә 2 елга хөкем иттеләр. 2 ел ярым төзәтү эшләре билгеләнде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев