Прокуратура акчаның бер өлешен кайтарырга мөмкинлек бирде.
2025 елның августында билгесез кешеләр алдау юлы белән 57 яшьлек ир-атның 8,5 миллион сумнан артык акчасын үзләштергәннәр. Тикшерү барышында әлеге акчаның 295 мең сумы Чаллыда яшәүче башка кешенең банк картасына килеп эләгүе ачыкланган.
Прокуратура инвалид ир-атның мошенниклар аркасында югалткан акчасының бер өлешен кайтаруга иреште. Әлеге акчаны зыян күрүчегә кайтару өчен прокуратура судка мөрәҗәгать иткән. Суд читтән торып дәгъваны хуплаган һәм барлык сумманы нигезсез баю буларак түләттерү турында карар чыгарган, дип хәбәр итте ТР прокуратурасы.
Нет комментариев