Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар өчен сим-бокслар администраторларын тоткарладылар

Алардан 2 меңнән артык сим-карта алынды

"Сим-бокслар" дип аталган эш белән идарә итүдә шикләнелүче ике Чаллы кешесе кулга алынды.

Бик күп сим-карталарны берләштергән әлеге җайланмалар Татарстан халкына һәм Россиянең башка төбәкләренә яшәүчеләргә мошенниклар тарафыннан массакүләм шалтыратулар оештыру өчен файдаланылган.

Тентү вакытында чаллылылардан 8 сим-бокс һәм ике меңнән артык төрле мобиль операторларның сим-картасы алынган.

«Кешеләрнең билгеле булмаган даирәсенә карата мошенниклык гамәлләре башкару максатларында трафикны яисә аның төп өлешләрен үткәрү, абонент терминалының функциясен тәэмин итү» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Гаепләнүчеләр сак астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев