Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда начар күрүчеләр арасында «Чулман дулкыннары» фестивале узды

Ул Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар җырын яратучыларны берләштерә.

Чаллыда начар күрүчеләр арасында 9нчы «Чулман дулкыннары» татар җыры  фестиваль- бәйгесе башланды. Анда Казан, Чаллы, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Богырыслан шәһәрләреннән 17-87 яшьлек 40 кеше катнашты. Алар татар халык, эстрада җырлары, автор-башкаручылар  номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ансамбльләр дә чыгыш ясады. 

«Чулман дулкыннары»на Чаллы сукырлар җәмгыяте оешмасының элеккеге җитәкчесе Әнвәр Гәрәев нигез салган иде. Аны Андрей Челнаков дәвам итә.

Россия сукырлар оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Владимир Федоркин әйтүенчә, әлеге чара ике елга бер тапкыр уздырыла. Аның быелгысы Россия сукырлар оешмасының 100 еллыгына багышланган. Шул уңайдан Владимир Федоркин начар күрүче актив кешеләргә истәлек медальләре һәм бүләкләр тапшырды. 

«Чулман дулкыннары» начар күрүче кешеләргә сәхнәдә чыгыш ясау бәхетен татырга мөмкинлек бирә. Анда катнашырга килүчеләр начар күрсәләр дә, (араларында бөтенләй күрмәүчеләр дә бар) җырларга яраталар. «Җырлау безгә рәхәтлек бирә. Мәдәният сарайларына килеп, без бер-беребез белән аралашыбыз, яңа җырлар өйрәнәбез, кичләребезне рәхәт итеп үткәрәбез. Бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясыйбыз. Безнең үзебезнең тамашачыларыбыз бар», – диләр алар. 
Фестивальгә килүчеләрнең һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. Мәсәлән, Алабуга шәһәрендә яшәүче Фәния Вәлиева гомере буе Чаллыда, автогигантта эшләгән. 
«Мин 42 ел «КАМАЗ»да эшләдем. Аннары Алабуга шәһәренә күчәргә туры килде. Күзләрем начар күрә башлады. Хәзер начар күрүчеләр өчен предприятиедә эшлим. Җырларга бик яратам. Мәдәният сараена, ансамбльгә җырларга йөрим, татар, рус җырларын җырлыйбыз. Миңа татар җырлары аеруча якын», – диде ул. Фәния ханым фестивальдә «Арча көе»н башкарды. 

Чаллы кызы Регина Михедюкованың күзләре кечкенәдән начар күрә. Ул татарча сөйләшми, әмма 6 яшеннән татарча җырлый икән. Әнисе әйтүенчә, аны җырчы Анна Гыйльметдинова дөрес итеп җырларга өйрәтә.  

Сүз уңаеннан, Анна Гыйльметдинова «Чулман дулкыннары» фестивалендә ике тапкыр Гран-при яулаган. Ул Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлаган, профессионал җырчы. Җырлавы өстенә соңгы вакытларда җырлар да яза башлаган. Фестивальдә аның «Сары яфрак» җырын Әлфия Зиннәтова башкарды. Чаллы егете Азат Гасыймов та җырга гашыйк. Ул «Сыерчык бураннары» дигән җыр белән катнашты. 

Бүгенге көндә Татарстанның халык артисты Вадим Захаров төркемендә эшләүче Альбина Абрамова да «Чулман дулкыннары»на килгән. Ул әлеге  чарада дүртенче тапкыр катнаша. «Бүген үземнең «Күз нурым», «Шөкер итеп яши бел» җырларымны җырлыйм. «Чулман дулкыннары»н бик яратам. Беренчедән, монда конкурсантлар һәм оештыручылар арасында дуслык хөкем сөрә. Икенчедән, бу бәйгедә башка милләт кешеләре дә татар җырларын башкарып, үзләренең иҗади багажларын тулыландыралар. Тәҗрибә туплыйлар, яңа дуслар табалар. Киләчәктә бу фестивальнең географиясе киңәйсен, катнашучылар артсын», – диде ул. 

Сәхнәгә чыккан һәр кеше начар күрсә дә, тормышның матур ягын күреп, иҗаттан сөенеп яши. Аларның һәрберсе үз җырын соклангыч итеп башкарды. 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева җитәкчелегендәге жюрига җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. 

Быел әлеге фестивальдә Казаннан - Альбина Абрамова, Чаллыдан  – Азат Гасыймов, Алабугадан Зөлфия Фазлыйәхмәтова һәм «Шаян кызлар» ансамбле беренче урын яулады. Аларга дипломнар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль-конкурс «Чулман дулкыннары» Начар күрүчеләр ВОС