Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобуста йөрүчеләр арткан

Бу - маршрутларга зур автобуслар җибәрү нәтиҗәсе.

Чаллыда пассажирлар агымы арткан. Бу шәһәр маршрутларына зур автобуслар җибәрү нәтиҗәсе. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, автобусларда 2025 елның 8 аенда 28,7 млн, узган елда 24, 4 млн пассажир йөргән. 

"Зур автобуслар халыкны үзенә тарта. Алар уңайлы, куркынычсыз. Без үзебезнең алга бу ел ахырына автобус паркын тулысынча формалаштыру бурычын куябыз. Моның белән бергу ремонт базасы үсеше белән дә шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә шәһәр бюджетының өстәмә кеременнән 400 млн сумнан артык акча ремонт базасы өчен бүлеп бирелде. 

 Транспорт белән тәэмин итү мәсьәләрен хәл итәбез. Безнең карамакта 100 трамвай бар. Аларны да яңартырга кирәк. Әмма башта автобуслар мәсьәләсен хәл итү зарур" , - диде ул шәһәр советы сессиясендә. 

Мэр җәмәгать  транспортын өзлексез эшләтү өчен автопаркта кимендә 215 автобус кирәк булуын искәртте. Тагын 30 автобус алынса Чаллы бу күрсәткечкә ирешәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур автобсулар Наил Мәһдиев