Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда пенсионер 2 млн сум акчасыннан колак какты

Ул акчасын өлешләп биргән.

Чаллыда   яшәүче 84 яшьлек пенсионер яздан башлап өендә тоткан акчасын куръерга тапшырган. Ул 2 млн сумнан артык акчасын ышанычлы җиргә урнаштырам дип уйлаган. 

2025 елның язында аңа бер ир-ат өй телефонына шалтыратып, «декларация» узмаган акчаларны алалар, кичекмәкстән бу процедураны үткәрергә кирәк, дигән. Үзенең ярдәмен тәкъдим иткән. 

Әби аңа ышанган. Өй адресын әйткән. Беренче тапкыр фатирга килгән билгесез ир-атка 1 млн сум, соңрак тагын шуның кадәр акчасын тапшырган. Өченче тапкырында 175 мең сум акчасын биргән.

Акчаларын кайчан кайтарачагын белешергә шалтыратканда теге кеше «вне зоне доступа» булган. 
Шуннан соң әбигә танышлары полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр.

РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сак булыгыз мошенниклык