Чаллыда Рәис Беляевны искә алалар
13 январьда аның истәлегенә кичә була.
13 январьда җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, профессор, республика, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән шәхес Рәис Беляевны искә алу кичә була. Аңа 90 яшь тулыр иде.
«Энергетик» мәдәният сараенда уза торган кичәне оештыручы һәм алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева.
«Берәү килә, берәү китә» диләр. Без шәһәр тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне онытмаска һәм оныттырмаска тиешбез. Рәис Беляев шундыйларның берсе. Ул – XX гасырда зур төзелешләр чорында республика үсешенә зур өлеш керткән күпкырлы талант, уникаль шәхес. 1935 елның 13 январында Аксубай районы Шәрбән авылында туа. Шунда мәктәп тәмамлагач, белемгә омтылыш аны Казан дәүләт университетының юридик факультетына алып килә. Егерме алты яшендә республика комсомолы лидерына әверелә. Нәкъ менә шул чорда бөтен илдә зур төзелеш эшләре башлана. Ул аларда үзен оста оештыручы, алдынгы җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. 1967 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, ул икенче югары белем ала, философия фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә ирешә. Ә инде 35 яше дә тулмаган чагында Рәис Белявны Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җитәкче итеп җибәрәләр. Һәм ул үзенең унбиш ел гомерен Кама буендагы гигант шәһәрне төзүгә багышлый, үзен оста җитәкче итеп таныта. Төзелештә эшләгән кешеләрнең рухын күтәрү өчен Чаллыга дөньякүләмендә танылган язучылар, артистлар, космановтларны чакыра. Кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Ул ачкан мәдәният, сәнгать учреждениләре өчен Чаллы халкы рәхмәтле. Чаллы шәһәре һәм «КАМАЗ» автогиганты аның истәлегенә һәйкәл.
Шәһәрдәшләребезне көндезге 12 сәгатьтә безгә матур кала калдырган хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе – Рәис Кыямовичны искә алу кичәсенә чакырам», – диде ул.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев