Чаллыда РФ Дәүләт Думасына сайлауларда эшли торган күзәтүчеләр өчен укулар үтте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда РФ Дәүләт Думасына сайлауларда эшли торган күзәтүчеләр өчен укулар үтте

Ул сайлауда эшләүчеләр өчен файдалы чара булды.

«Федерация управленческой борьбы» оешмасының Татарстан буенча рәисе Дамир Зыятдинов, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Алексей Киселев күзәтүчеләргә сайлау вакытында эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлаттылар, килеп чыккан катлаулы хәлләрдән чыгу юллары турында сөйләделәр.

«Без Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны легитим, гамәлдәге кануннар буенча  үткәрү турында сөйлибез. Килеп чыккан ситуацияләрдә кемгә мөрәҗәгать итәргә, ниләр эшләргә кирәклеген өйрәтәбез. Күзәтүчеләр сайлау участоклары ачылганнан башлап, бюллетеньнәрне санап бетергәнче эшлиләр», – диде Алексей Киселев.

Чаллыда «Практикум наблюдения» дип исемләнгән укулар өч район күзәтүчеләр өчен оештырылды. Исегезгә төшеребез, 18, 19, 20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. 

Автор фотолары
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау-2026

Нет комментариев