Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Россия Героен искә алдылар

Мэр Сергей Чебнев турында сөйләде.

Хакимияттә узган киңәшмә махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Чебневны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.  Чаллы мэры Наил Мәһдиев 16 мартта Калининградта Россия Герое Сергей Чебневны соңгы юлга озату мәрасимендә катнашты. «Чаллы халкы исеменнән Чебневлар гаиләсенең кайгысын уртаклаштым», – диде ул. 

«Нишлисең, сугышта югалтулар да була. Әмма якташыбыз,  подполковник Сергей Чебневның батырлыгы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан югары бәяләнде. Офицерга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде», – дип герой турында сөйләде.  

Чебневның өч баласы калды. Иң кечесенә 9 яшь.  Гаиләсе Калининградта яши. 

Сергей Чебнев 2024 елның августында 12 көн дәвамында 3 полк белән идарә итте. Кече Локня авылында дошманны тоткарлап, Россия хәрбиләренең төп көчләре килгәнче, Курск ягына, атом электрстанциясенә җибәрмәде.  Үзе батырларча һәлак булды. 
Россия Героен Калининград янындагы «Дан курганына» җирләделәр. 

Мэр Чаллының 56нчы мәктәбенә Россия Герое Сергей Чебневның исеме бирелүен әйтте. Шулай ук мәктәп территориясендә һәм Җиңү паркында Советлар Союзы геройлары янәшәсенә Сергей Чебневның бюсты куела. 
Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләргә оештыру эшләрен тизләтергә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Герое Сергей Чебнев