Аңа 58 яшь иде.
Чаллыда озакка сузылган каты авыурдан соң Лира Гарифьянова вафат булды.
Ул бөтен гомерен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлады. Башта 13нче мәктәптә шәфкать туташы, аннары 7нче поликлиникада баш шәфкать туташы булып эшләде. Аны әлеге коллективларда шат күңелле, игелекле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итүче кеше дип бәяләделәр.
Лира Фәрит кызын «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаталар. Мәрхүмә Тукай районы Кече Шилнә авылында җирләнә.
Нет комментариев