Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Шәһри Чаллы»дан - Пятачокның чираттагысы 30 июльдә Җиңү паркында була

Анда кемнәр катнаша?

Социаль челтәрләребездә безгә көн саен диярлек «Киләсе «Пятачок» кайчан була?» дип язалар. Күпләрне кызыксындырган бу сорауга җавап бирер вакыт җитте – 30 июльдә! 
Бу юлы сәхнәдә Чаллы җырчылары, әтиле-уллы моңлы тавыш ияләре Ринат һәм Илшат Хәмәдиевлар чыгыш ясаячак, халык арасыннан чыккан талантларга да урын бирергә уйлыйбыз. Казаннан махсус кунаклар – эстрада артисты Илзидә Госман һәм бүген интернеттагы иң популяр «Синең янда гына юл башым» (Ленар Шәех сүзләре) җырының көй авторы, композитор, баянчы Рамил Каниповны көтәбез. Әлеге җырның үзенчәлеге шунда – Рамил Канипов үз тавышын һәм баянда уйнавын яздырып, ясалма интеллектның махсус программасы аша аранжировка ясаткан. Халык «егылып китеп» тыңлаган бу хитны авторның үзе башкаруында ишетер, гадәттәгечә, рәхәтләнеп биер, уеннарда катнашыр өчен 30 июль 18 сәгатьтә Җиңү паркына килегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок