Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда самокаттагы баланы төртеп еккан ир-атның кем икәнлеге ачыкланды

Ул үзенең гамәлен: “Улым өчен бик курыктым”, - дип аңлата.

Чаллы урамында ир-ат белән 3 яшьлек бала арасында булган җанөшеткеч вакыйганың нечкәлекләре ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, 2 июньдә шаһитлар бер адәмнең үзенә килеп бәрелгән самокаттагы балага кул күтәрүен һәм төртеп егуын видеога төшереп, социаль челтәргә куя. Әлеге язма хокук сакчыларының да игътибарын җәлеп итә. Тикшерүчеләр ачыклавынча, 39 яшьлек ир-ат баланың әтисе булып чыга. Ул үзенең гамәлен: “Улым өчен бик курыктым”, - дип аңлата. Аңа “Хулиганлык”  маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Бу очракны Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да үз контроленә алды. Ул әлеге җинаять эшенең тикшерү барышы турында үзенә хәбәр итеп торыга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев