Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сасы иснең кайдан килүе билгеле

100 мең тавык үлгән.

Узган атнадан бирле Чаллы халкы сасы искә зарланды. Аеруча кичке һәм иртәнге якларда чыдамалы түгел иде. Эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачарлык түгел дип, социаль челтәрләрдә язып чыктылар.

Ниһаять, проблема сәбәбе билгеле. Сасы ис чыганагы – «Челны-бройлер» кош фабрикасы. Биредә 1 июльдә 100 мең тавык үлгән. Кош фабрикасында ике сәгать электр энергиясе булмаган. Вентиляция системасы эшләмәү нәтиҗәсендә кошлар эссегә түзә алмыйча кырылган. 

ТР министрлар кабинетының ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның «БИЗНЕС Online» газетасына хәбәр итүенчә, үлгән кошлар Алабуганың «Сария Био-Индастрис Волга» предприятиесендә юк ителгән. Ә кош фабрикасын зарарсызландырганнар. 

«Челны-бройлер»дагы авариянең сәбәбе әлегә билгесез. Якынча мәгълүматлар буенча предприятиегә килгән зыян - 15 млн сум. Бу халыкны кош ите белән тәэмин итүгә тискәре йогынты ясамаячак ди белгечләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыда сасы ис Челны-бройлер зыян