Чаллыда Табеев исемендәге яр буен төзекләндерү дәвам итәчәк
Әлеге объект иң күп тавыш җыйды.
«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы кысаларында тавыш бирүдә 40 192 тавыш җыеп Чаллының Фикрәт Табеев исемендәге яр буе җиңде. 2027 елда әлеге иҗтимагый киңлектә төзекләндерү эшләренең бишенче чираты башкарылачак.
Тавыш бирү исемлегендә Чаллыдан 26 һәм 64нче бистәләрдәге скверлар, Саначин һәм Гыйләҗев яр буйлары да бар иде.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү агымдагы елның 21 апреленнән 12 июньгә кадәр дәвам итте. Анда Татарстаннан – 425 916, Чаллыдан 131 903 кеше катнашты.
Фото Чаллы шәһәре мәдәният һәм ял паркы муниципаль унитар предприятиясеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев