Чаллыда тагын бер фитнес үзәк төзелә
Проект Казанда ТР Икътисад министры җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хупланды.
Казанда ТОР территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен килешү төзү комиссиясе утырышында Чаллының чираттагы инвестиция проекты каралды. Ул заманча «АВАНТА» фитнес үзәге төзү проекты.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 153 млн сум инвестиция җәлеп ителә.
Яңа спорт комплексында тренажер залы, кардиозона, төркем белән шөгыльләнү заллары, массаж кабинетлары һәм фитнес бар булачак.
Биредә 47 эш урыны булдыру күздә тотыла.
Фитнес үзәкне 2027 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев