Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Фәйзулла Хөсниев исемендәге сквер булачак

Аны патриотик рухта бизәргә уйлыйлар.

41/06 һәм 41/13 йортлары арасында урнашкан яңа сквер Эчке Эшләр идарәсенең элеккеге башлыгы Фәйзулла Хөсниев исемен йөртәчәк. Исегезгә төшерәбез, ул узган ел арабыздан китеп барды. Аңа нибары 56 яшь иде. Фәйзулла Хөсниев оешкан җинаятьчел төркемнәр (ОПГ) белән көрәшүче буларак билгеле. Чаллының Эчке эшләр идарәсен ул 2003 елдан 2013 елга кадәр җитәкләде. Аның исемен мәңгелләштерү идеясе белән "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин чыкты. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин әйтүенчә, әлеге сквер биредә яшәүчеләр тәкъдиме белән барлыкка килгән. 

«Шәһәрнең топонимика комиссиясе бу скверга моннан бер ел элек вафат булган Фәйзулла Хөсниев исемен бирү турында карар кабул итте, – ди Руслан Нигъмәтуллин. – Скверда «Ватанны яклаучылар» стеласы бар. Без аны эшмәкәрләр һәм активистлар белән бергә 2023 елның маенда куйган идек. Биредә яшәүчеләр аның тирәсенә матур чәчәкләр утырттылар. 22 июньдә без аны танатаналы төстә ачтык». 

Быел әлеге скверны патриотик рухта бизәргә, аның бер өлешен Фәйзулла Хөсниев истәлегенә рәсмиләштерергә җыеналар. 

Фото шәһәр мэрының телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики Фәйзулла Хөсниев