Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда такси катнашында авария булды - фотолар

2 кеше хастаханәгә озатылды.

Кичә беренче автомобиль юлында өч машина катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Низаметдинов урамына юл тотучы “Лада Гранта” маркалы такси машинасы «Hyundai Elantra» автомобиле белән бәрелеште. Авария шул кадәр көчле була ки, такси каршы полосага чыгып оча. Анда ул «JAC» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә өч машина да танымаслык хәлгә килә. Зыян күрүчеләр бар. 

“Лада Гранта” автомобиленең 28 яшьлек хуҗасы һәм пассжиры тән җәрәхәтләре белән шәһәр хастаханәсенә озатылды. 
Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

ЮХИДИ фотолары 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте