Чаллыда эшсезләр күпме?
953 кеше эшкә урнаштырылган
Ел башыннан «Россия эше» кадрлар үзәгенә 1219 кеше мөрәҗәгать иткән. 710 кешегә рәсми рәвештә эшсезлек статусы бирелгән. Барлыгы 953 кеше эшкә урнаштырылган. Бүгенге көндә үзәктә 6153 вакансия бар.
Үзәк директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, шәһәрдә каникул вакытында укучыларны эшкә урнаштыру буенча максатчан эш алып барыла. Ул теләгән малайлар һәм кызлар эш белән тәэмин ителер дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев