Чаллыда тире яман шешен ачыкларга ясалма фәһем ярдәм итә
Әлеге катнашманы эчсәң, тәнеңдә бер папиллома да калмый, бу диетаны тотсаң, миңнәр үзе коелып төшәчәк. Моңа охшаш рекламалар сезгә дә таныштыр, интернет челтәре шуның ише киңәшләр белән шыплап тулган.
Тәндәге миңнәр, папилломалар куркынычмы, кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә – бу хакта тире, венерологик диспансерының табиб дерматологы Илзирә Мияссарова белән сөйләштек.
- Миңнәр, папилломалар барлык кешедә дә бардыр. Кемдәдер күбрәк, кемдәдер әзрәк. Рекламаларда бавырны чистартырга, диета тотарга диләр. Бу нигә бәйле?
- Миңнәр барлыкка килүнең төгәл сәбәбе билгеле түгел. Кагыйдә буларак, алар ак тәнле, сары чәчле кешеләрдә күбрәк. Бавыр эшчәнлеге миңнәргә, невусларга тәэсир итми. Шулай да бавыр начар эшләсә ангиомалар (сосудистая опухоль) чыгарга мөмкин. Папиллома вирусы булган кешеләргә папилломалар күп чыга. Андый очракта ВПЧ га анализлар бирергә кирәк. ВПЧ иярә торган чир.
- Хәзер күп кенә рекламада шундый дару эчсәң, яки крем сөртсәң, диета тотсаң бөтен папилломаларың юкка чыга диләр. Кемнәрдер чистотел (канлы үлән) төнәтмәләрен эчәргә куша. Бу дөрес киңәшләрме?
- Юк, дөрес түгел. Әлеге процедуралар зыянлы да. Чистотел яки йод белән тәннәрен яндырып килүчеләр булды. Интернеттан төрле кремнар алып та сөртәләр. Тәнгә чыккан миңнәрне, папилломаларны үз белдегең белән алырга, яндырырга ярамый. Ярага икенче инфекцияләр кушылырга мөмкин. Пычрак кул белән дә тияргә ярамый. Иң яхшысы - безгә килеп, белгечкә күрсәтергә.
- Миңнәрне дә алдырырга ярыймы, әллә папилломаларны гынамы?
- Миңнәрне дә алдыралар. Тәнгә чыккан барлык әйберне дә алдырырга ярый. Әмма белгеч тикшергәннән соң гына! Кайберәүләр тәнгә чыгып торган өлешен генә мөстәкыйль рәвештә чистарта, ә тамыры кала. Без исә электрокоагуляция ярдәмендә чистартабыз.
- Тәндәге миңнәрне, папилломаларны алдырыр алдыннан нинди процедуралар уза?
- КВДга мөрәҗәгать итүчеләрне дерматоскоп белән тикшерәбез. Ул прибор 10-20 тапкыр зурайтып күрсәтә. Әгәр яман шешкә шик юк икән, киләчәктә игътибарлы булырга, теләге булса алдырырга киңәш итәбез. Әгәр яман шешкә шик бар икән, фотофайндер дигән аппарат ярдәмендә тагын бер кат тикшерәбез. Әлеге аппарат ярдәмендә дерматоскопия аеруча төгәл уза, гәүдәнең теләсә кайсы өлешен фотога төшерергә мөмкин, шул рәсемне 140 тапкыр зурайтып, барысын да өйрәнеп була. Фотофайндер ясалма фәһем кулланып, фотодагы миңнәрне, папилломаларны анализлау мөмкинлеген бирә, яман шешеләр булу турында бәяләмә алабыз. Бу җиһазда фотоларны мәгълүматлар базасында саклап була. Аннары пациент тагын мөрәҗәгать итсә, шул ук миңне, тапны динамикада күзәтергә була.
Әгәр без яман шеш булырга мөмкин дип шикләнәбез икән, дерматоонкологка җибәрәбез. Алар миңне, яки башка тапны гистология анализына җибәрә. 2025 елда шулай 121 кешедә базалиома, ягъни тире күзәнәге рагы ачыкланды. Базалиома меланомаларга караганда агрессив түгел, аның метастазалары булмый диярлек. 9 кешедә меланома ачыкланды. Меланома - ул пигмент күзәнәкләрдән (меланоцитлардан) үсә торган үтә агрессив яман шеш.
- Визуаль рәвештә үк онкология булырга мөмкин дип әйтеп буламы?
- Без симметриясен карыйбыз, әгәр ассиметрия булса, беренче шик туа. Размерларын карыйбыз, әгәр пациент миң тиз усә башлады дип зарланса, тагын шикләнәбез. Төсләре дә күпне сөйли, әгәр миңдә кызыл, кара, зәңгәррәк төсләр бар икән, шулай ук шикләнәбез. Канаса, кычытса да белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Миңнәрне, папилломаларны кайсы очракта алдырырга кирәк?берне алдыртсаң, аның урынына 5 чыга дип тә сөйлиләр, бу дөресме?
- Дөрес түгел, алдырткач аның урынына чыкмый. Әгәр миңнәр, папилломалар дискомфорт тудыра икән, эстетик яктан да эчне пошырып тора икән алдыралар инде. Миңнәр еш кына кием эләгә торган урында була, мәсәлән, хатын-кызларның бюстгальтеры кырып йөрергә мөмкин. Баштагыларын чәч тараганда эләктерергә мөмкинбез, ир-атлар чәч алдыртканда машинка белән эләктерергә мөмкиннәр. Бу очракта алдыру хәерле. Алдыру куркыныч түгел, ә менә җәрәхәтләү зыянлы, инфекцияләр эләгеп, яман шешкә китереп чыгарырга мөмкин.
- Гади миңнәр, папилломалар яман шешкә әйләнүгә тагын нинди факторлар йогынты ясый?
- Иң беренче кояш нурларыннан сакланырга. Төш вакытында сәгать 11:00 -15:00 арасында туры кояш нурлары астында йөрмәскә. Биткә спф кремнар сөртергә, кышын 30 спф та ярый, җәен 50 кирәк. Солярийга да йөрмәскә, аеруча тәнендә миңнәре, папилломалары күп булган кешеләргә кагыла бу.
- Кешедә тире рагы булса, ул берәр ничек күренәме?
- Базалиоманың берничә тибы бар, гадәттә ул биттә яки тәннең ачык участокларында була. Ул каный, кутырлый, аны кеше үзе дә, башкалар да күреп тора. Онкологиянең 70 % базалиомага туры килә. Ә менә меланома белән катлаулырак. Беренче стадияләрендә ул гади миң кебек тора. Соңгы стадияләрендә исә метастазалар органнарга тарала. Тире рагының 70% миңнәрдән килеп чыга. Меланома ул – иң авыр яман шешләрнең берсе. Кечкенә генә тап та зур проблемалар китереп чыгара, шуңа үз тәнеңә, андагы үзгәрешләргә карата игътибарлы булырга кирәк. Аеруча 50 яшьтән өлкәннәр риск зонасында. Әгәр даими тикшерелеп торсаң, авыруны вакытында белсәң, дәвалау җиңелрәк, эффективрак. Кеше үзе дә мөстәкыйль рәвештә гел күзәтеп тора ала – төсләре үзгәрмәгәнме, размеры үсмәгәнме? Әгәр тәндәге миңнәр саны 10-20 дән артык икән, бу очракта даими рәвештә табибта тикшерелеп торырга кирәк.
Диспансеризациягә дә җитди карасыннар иде, әгәр тәндә миңнәр, папилломалар булса терапевтка әйтергә кирәк, терапевт безгә җибәрә. Яки поликлиникада онкология кабинетына җибәрәләр, анда гистология, биопсия анализлары алалар. Кирәк булса, онкодиспансерга җибәрәләр. Нәселдә тире онкологиясе, яки башка төр рак белән авыручылар теркәлсә дә, аеруча игътибарлы булырга кирәк.
- Тире авырулары диспансерында ел саен меланома көне уза, анда килүчеләр күпме?
- Май азакларында ел саен бу көнне үткәрәбез. Шәһәрдәшләр дә, Чаллыга килүчеләр дә алдан язылып диагностика уза ала. Килүчеләр шактый. Бу меланома проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен эшләнелә. Әлбәттә, без эш көннәрендә халыкны болай да кабул итәбез, тик алдан язылырга онытмасыннар иде. 46-24-27 номерына шалтыратсалар аларны табиб-дерматологка алдан язып куялар. Чиратлар зур түгел, бер ай, бер атна алдан язылу кирәк түгел. 1-2 көн алдан шалтыратсагыз да, урыннар була. Бөтен консультацияләр, тикшерүләр бушка. Миңнәрне алдыру тәләүле. Безгә башка шәһәрләрдән килүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев